Дүрт ел рәттән беренче булу хикмәте
Татарстанда ил Президентының "май указлары" ничек үтәлә? Кичә Хөкүмәт йортында әнә шул мәсьәләне тикшерделәр. Бездә аларның яртысыннан артыгы тормышка ашкан да инде. Тик республика җитәкчесе билдәге каешны бушатмаска киңәш итте. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов әлеге указларны тормышка ашыруны үзе тикшереп тора. "Владимир Путин билгеләгән үсеш юнәлешләрендә хакимият...
Татарстанда ил Президентының "май указлары" ничек үтәлә? Кичә Хөкүмәт йортында әнә шул мәсьәләне тикшерделәр. Бездә аларның яртысыннан артыгы тормышка ашкан да инде. Тик республика җитәкчесе билдәге каешны бушатмаска киңәш итте.
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов әлеге указларны тормышка ашыруны үзе тикшереп тора. "Владимир Путин билгеләгән үсеш юнәлешләрендә хакимият органнарының эше чагыла, - диде ул. - Указлар ил халкын борчыган барлык мәсьәләләрне үз эченә ала". Мәгълүм булганча, май указларын 2012 елда өченче тапкыр Россия Президенты итеп сайлангач, Владимир Путин имзалады. Алар Россиядә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту, бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакын күтәрү, халыкны уңайлы торак белән тәэмин итү һәм башкаларга кагыла.
Бүген республикада хезмәт хакларын күтәрүгә кагылышлы йөкләмәләрнең барысы да үтәлгән. Татарстан инвалидларны эш белән тәэмин итү юнәлешендә дә илнең иң яхшы бишлегенә керә. Быел республикада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә барлыгы 469 эш урыны булдыру каралган. Моннан өч ел элек Владимир Путин югары җитештерүчәнлеккә ия булган эш урыннары булдыру һәм яңарту бурычын да куйган иде. Алдагы ел белән чагыштырганда, былтыр Татарстанда мондый эш урыннары 11 процентка арткан. Узган ел бу тармакта хезмәт куючылар саны 540 меңнән артып киткән.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, гамәлгә кергән яңалыкларның берсенә бәйле рәвештә, эшне тагын да көчәйтергә кирәк. "Бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрдек, - диде ул. - Хәзер хезмәткәрләрнең эш сыйфатын яхшырту юнәлешендә эшләргә кирәк". Республика башлыгы әйтүенчә, югары хезмәт хаклары күп белгечләрне кызыктыра. "Тик бу акчага лаек була белергә дә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы сәламәтлек саклау тармагына да игътибарны арттырырга киңәш итте. "Бүген хезмәт яшендәге күпме кеше үлә. Әлеге очракларның күбесе тиешле медицина ярдәме, диспансеризация булмау аркасында чыга, - диде ул. - ФАПлар төзү - бер нәрсә. Бирегә белгечләрне дә җәлеп итәргә кирәк". Утырышта ил күләмендә әһәмиятле булган тузган һәм авария хәлендәге торак мәсьәләсенә дә тукталдылар. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, әлеге проблеманы хәл итүне акча юклыкка гына кайтарып калдырырга ярамый. Форсаттан файдаланып, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды эшен югары бәяләделәр. "Торак төзергә кирәк. Әмма ул очсыз булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кыйммәтле фатирлар беркемгә дә кирәкми".
Республика башлыгы әйтүенчә, "май указлары"ның үтәлеше өчен министрлар шәхсән җавап бирәчәк. Башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре буенча республиканың инде дүртенче ел рәттән ил күләмендә беренче урында булуы да юктан гына түгел.
("Ватаным Татарстан", /№ 95, 03.07.2015/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев