5 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Вьетнам базары хуҗасы Мадам Кой: "Базарда эшләүче кешенең улы мондый гамәлгә бармас иде"
Вьетнам базарына ут төртүдә гаепләнеп, 26 яшьлек бер егет сак астына алынган. Аның әтисе шул ук Вьетнам базарында сатучы булып эшләгән. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, егет үз гаебен тулысынча таныган. Аның инде моңарчы да, урлау, талау һәм мошенниклыкта гаепләнеп, җәзага тартылганы булган. Егетнең сүзләренә караганда, базарны ул исерек баштан яндырган,...
-
Эбола вирусына каршы 24,4 миллион евро акча бүлеп бирелгән
Европа Берлеге Эбола вирусына каршы 24,4 миллион евро акча бүлеп биргән. Бу акчалар, иң беренче чиратта, вакцина уйлап табуга юнәлдереләчәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Көнбатыш Африка илләрендә әлеге чир корбаннары 4,8 меңнән артып киткән.