6 апрель 2018 яңалыклары
-
Равил Шәрәфи: "Хөррият килмәсме, татар дәүләтле булмасмы дигән хыял белән яшим"
5 апрель – Татарстан һәм Русиянең халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфинең туган көне. Ул 80 яшен тутырды. Мәшһүр артист белән тел, милләт, театр һәм бәхет турында сөйләштек.
-
Сугышта хәбәрсез югалган татар драматургының тәүге пьесасы 77 елдан соң китап итеп басылды
Әстерхан өлкәсендә туып үскән Шакир Галимовның якташлары "Алтын беләзек" пьесасын Казан режиссерларына сәхнәләштерергә тәкъдим итте.
-
Татарстанлылар иске кәгазь һәм шешәләрне агач үсентеләренә алыштыра ала
Узган ел казанлылар тырышлыгы белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелган.
-
Казан укучысы рус әдәбиятыннан Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңде
Олимпиаданың йомгаклау этабында Россиянең 70 субъектыннан 270кә якын укучы катнашты.
-
Диния нәзарәте тоткыннар белән эшләүне дәвам итә
Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә бүген дин әһелләре Менделеевск шәһәрендәге 10 нчы колониядәге тоткыннар белән очрашты. Әлеге чарада «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, әлеге колония белән даими элемтәдә торучы Илгизәр хәзрәт Талипов катнашты.
-
Бөек икеле “капчыклары”
Гаҗәеп фактлар бар. Күп кенә генийлар, үзләренең талантлары белән кешелекнең белем дөньясын, мәдәниятен зур ачышлар белән баетканчы, мәктәптә өчкә көчкә генә укыганнар. Ә кайберләре хәтта икеле “капчыклары” булган…
-
БӘЛАСЕ ДӘ, КАЗАСЫ ДА БУЛМАСЫН
Быел яз соңарды – апрель аенда бар җиһанда ап-ак кар яткан еллар сирәк. Шуңа күрә көннәрнең кинәт җылытып җибәрү ихтималы һәм зур су куркынычы бар.
-
Өй деликатеслары ярминкәсенә рәхим итегез!
Мондый форматтагы фермерлар ярминкәче Казанда беренче мәртәбә узачак. Монда барысы да казылык та, какланган каз да, ысланган, тозланган, какланган балыклар да, бал һәм өйдә ясалган сырлар да бар! Бик эзләсәгез күгәрчен сөте дә табылыр иде!
-
Фиргавенне беләләр, күрше бабайны – юк
3-4 апрель көннәрендә башкалабызда илебезнең 35 төбәгеннән җыелган дүрт йөзләп кеше катнашында Татар авыллары һәм төбәкләрендәге татар тарихын өйрәнүчеләрнең икенче бөтенроссия җыены уздырылды. Җыен көннәрендә, үткәнен онытканның – киләчәге юк, дигән гыйбарәне чыгыш ясаган һәркем телгә алды дисәм дә арттыру булмастыр.
-
ТАТАРСТАНДА КЕМ ИҢ БАЙ…
… спортчы? Татарстан спортчылары арасыннан кайсылары иң күп акча эшли?
-
Саба муниципаль районының авыл җирлекләре ир-атлары арасында волейбол чемпионатының уеннары
4 апрель көнне Саба муниципаль районының авыл җирлекләре ир-атлары арасында волейбол чемпионатының уеннары узды.
-
Баллы (медовый) торт!
Рецепт.
-
Вил Усмановка көрәш федерациясенең алтын билгесе тапшырылды
Бүген Татарстанның көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе, Татарстанның авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов Вил Усмановка 50 яшь тулу уңаеннан, җырчы һәм көрәшчене үзендә кабул итте.
-
Тапкан сүз – гәүһәр. Табу ләззәтен үзебез татыйбызмы? (ДӘВАМЫ)
Моннан соң һәр язмабызга диярлек күнегү бирмәкче булабыз. Язмаларыбызга күз салып алучыларның саны өчйөзләп булып, арада даими укып барып, телебез, сөйләмебез белән җитди кызыксынучылар да булуы сөендерә. Күпчелек очракта шулар көндәлек кирәкле фикер әйтә, сорау бирә.
-
Артыгыздан күзәткәнне сизәсезме?
Татарстанда 54 мең күзәтү камерасы гамәлдә. Аңлашыла ки, мондый җайланмаларның күбесе Казанда урнаштырылган. Иминлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге эшне тагын да җәелдерергә киңәш итте. Тәкъдимнәр бар инде: Әлмәт шәһәре мэры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, камераларны подъезд ишекләренә куярга кирәк. “Болай ук эшләсәк, бер-беренә кунакка йөрүдән туктаячаклар. Яхшы эш, әлбәттә. Әмма нәрсәгә китерәсе турында да онытырга ярамый. Без ныклы гаиләләр яклы”, – дип уенын-чынын бергә кушып әйтте Президент. Ә сез артыгыздан күзәткәнне сизәсезме?