6 август 2015 яңалыклары
-
Клиентын көтеп торган таксига икенче автомобиль килеп бәрелү нәтиҗәсендә кеше гомере өзелә
Бу хәл Лаеш районының "Чиста күл" тукталышында була. Mitsubishi машинасының югары тизлектә очып килүе әйтелә. Шул вакытта такси машинасын урап узып баручы "Лада" машинасына да зыян килә. Көчле бәрелештшн соң такси машинасы юл читенә чыгып оча, ә йөртүчесе шунда ук вафат була. Һәлакәттә гаепле йөртүченең гомерен куркынычсызлык мендәре саклап калган....
-
Яман шешкә каршы дару
Яман шеш авыруы турында бүген еш ишетергә туры килә. Күп очракта бу авырудан дәва юк дияргә ияләнгән халык. Әмма, заманча медицинада ракка каршы дару эшләп чыгарырга җыеналар. Дөрес, әлеге препарат авыруны 100 процент җиңә дип ышанып әйтеп булмый. Шулай да даруның составында булачак төп матдә рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле икән....
-
Йөреп булганда йөрибез әле: Сабада гына да узган атнада ике исерек тоткарланган
Узган атнада гына да Саба районында исерек килеш руль артында булган 2 кеше тоткарлана. Бу боларның беренче генә эләгүләре түгел, бер ике ай элек икесен дә машина йөртү таныклыгыннан исерек килеш машина йөрткән өчен мәхрүм иткән булганнар инде. Нишлисен инде, эчкәч диңгез тубыктан - штрафы да, җаваплылыгы да куркытмый димәк....
-
Язлы Арташ егете "правасыз" да йөреп була диеп уйлаган
Кичә, 5 август көнне, ЮХИДИ хезмәткәрләре Язлы Арташ авылында яшәүче автоһәвәскәрне тоткарлый. Нәтиҗәдә аның машина йөртергә таныклыгы булмавы ачыклана. Хәзерге вакытта эш кузгалтылган. Машина йөртүче егетне суд көтә.
-
Мөнир Рахмаев кибет ачмакчы булып йөри
Мөнир Рахмаев Әлмәттә хәләл ит белән сату итә торган кибет ачып йөри икән. - Хәзерге вакытта сөйләшүләр бара, документлар җыям. Күпләр: "Җырлаудан туктыйсыңмы?" - дип сорый. Юк, сәхнәдән китмәячәкмен, - дигән якташларына - "Әлмәт таңнары"на Мөнир. Интертат.ру
-
Чатем шәһәренең пляжында ак акуланы коткару операциясе [кызыклы видео]
Ак акулалар кеше ашый торган үтерүчеләр исемлегенәдә торалар. Массачусетс штаты Чатем шәһәрендәге пляжга олы дулкын 2 метрлы ак акуланы чыгарып ташлый. Ял итүчеләр бу акуланы күреп таң калалар һәм коткару бригадасын чакырталар.
-
Алиягә Давлиевага безнең ярдәм кирәк
Чаллыда яшәүче 25 яшьлек Алия Давлиевага табиблар «ювенильный ревматоидный полиартрит, хронический остеомиелит правой бедренной и большеберцовой костей» дигән диагноз куялар. Россиянең үзәк клиникаларында Алиягә 10 катлаулы операция ясала. Ләкин алар берсе дә уңышлы булып чыкмый. Алиягә аягын кистерү куркынычы яный. Соңгы өч елда кыз урын өстендә ята. Германиянең Гамбург шәһәре...
-
68 яшьлек әби 20 ел дәверендә 10 кешене үтергән һәм һәр адымын көндәлегенә язып барган
Хәзер "үлем дәфтәре" буенча полиция тикшерү уздыра. 20 ел дәвамында "убырлы карчык" кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган. Тамара исемле әбинең якынча корбаннары арасында - ире, 79 яшьлек пенсионер ханым Валя. Күптән түгел иренең туракланган гәүдәсен аның йорты янындагы түтәлдән казып алганнар. Үтерүче кешеләрнең гомерен өзү турында теләр теләмәс кенә сөйли...
-
1991елның 6 августында беренче интернет-сервер барлыкка килә
-
Сөт акчасын кем сава
Татарстанда шәхси хуҗалыкларда быелның беренче яртыеллыгында сыерларның баш саны 6 меңгә кимегән. Бу хакта июльнең икенче атнасында Премьер-министр Илдар Халиков үткәргән киңәшмәдә мәгълүм булды. Бу тискәре яңалык булып саналса да, авыл халкының илдә алып барылган азык-төлек сәясәтенә бик лаеклы һәм мантыйкка сыя торган җавап бирүе. Димәк, сөт мафиясе тарафыннан талау...
-
Кукмара районында моннан 10-14 мең ел элек яшәгән йонлы мөгезборынның сөяге табылган
Кукмараның "Туган якны өйрәнү" музеенда узган "Бүләк итү" айлыгы кысаларында Иске Каенсар авылыннан Иван Бекчин билгеле булмаган кызыклы табылдык - сөяк алып килеп тапшырган. Казан белгечләре әлеге сөякнең моннан 10-14 мең ел элек яшәгән йонлы мөгезборынның (шерстистый носорог) бот сөяге икәнлеген әйткәннәр. Кызыксынучылар бу экспонат белән Кукмара музеенда таныша алалар....
-
Рөстәм Миңнеханов "ВКонтакте"да аккаунт ачты
Бүген Рөстәм Миңнеханов "ВКонтакте" социаль челтәре җитәкчелеге белән очрашты. Очрашудан соң, аккаунт та ачып җибәрде. Рөстәм Миңнеханов яңа ачылган битенә болай дип язып куйган: "Дорогие друзья! Кадерле дуслар! После встречи с ребятами из "ВКонтакте" решил воспользоваться возможностью и завести аккаунт, так как сегодня социальные сети предоставляют широкие возможности делиться информацией...
-
Рәсәйдә сараннар күбрәк кайда яши
Социологлар, Россияне айкап чыгып, иң саран һәм юмарт кешеләрнең кайда яшәгәнен ачыклаган. Мохтаҗларга ярдәм итәргә дип атлыгып торучыларның иң күбе - Урал белән Кавказда, ә менә бер тиен дә кызганучылар - Россиянең төньяк-көнбатышы белән Ерак Көнчыгышта. Без дә әллә ни юмартлык белән мактана алмыйбыз. Россиядә яшәүчеләрнең 48 проценты соңгы ике...
-
1945 елның 6 августында Япония шәһәре Хиросимага атом бомбасы ташлана
-
1889 елның 6 августында перчаткасыз бокс соңгы тапкыр үткәрелә