6 октябрь 2014 яңалыклары
-
Казандагы бер югары уку йортындагы ассистент 350 мең сумга диплом саткан
Казандагы бер югары уку йортында ассистент булып эшләүче 32 яшьлек ир-ат диплом эшләре белән сату итүдә шикләнелә. Аны укымаган килеш кенә дипломлы булырга теләгән берәүдән 350 мең сум акча алганда тотканнар. Ассистентның дүрт ел буе студентлардан зачет һәм имтиханнарны да акчага кабул итүе ачыкланган. Хәзер әлеге ир эшләгән вузда коррупция...
-
М7 трассасында тугыз кабан дуңгызын бәрдергәннәр
Әлеге хәл Новониколаевка поселогы янында булган. Бу урын төнлә яктыртылмый. Hyundai автомобиле йөртүчесе сүзләренә караганда, кабан дуңгызы көтүен ул соңгы секундта гына күреп ала. 9 баш яшь кабанны үтергән өчен ир-атка зур штраф түләргә туры киләчәк. Юлларда сак булыгыз! Интертат.ру
-
Татарстанда кулдан эшләнгән авторучка рәвешендәге ату җайланмасы табылган
Татарстанның Ютазы районында яшәүче бер ир-атта авторучка рәвешендәге бер зарядлы 5,6 мм калибрлы ату җайланмасы табылган. Ата торган ручка кулдан эшләнгән булган. Җайланма иясе беркайда да эшләмәүче ир-ат, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы.