Казандагы бер югары уку йортында ассистент булып эшләүче 32 яшьлек ир-ат диплом эшләре белән сату итүдә шикләнелә. Аны укымаган килеш кенә дипломлы булырга теләгән берәүдән 350 мең сум акча алганда тотканнар. Ассистентның дүрт ел буе студентлардан зачет һәм имтиханнарны да акчага кабул итүе ачыкланган. Хәзер әлеге ир эшләгән вузда коррупция...
Казандагы бер югары уку йортында ассистент булып эшләүче 32 яшьлек ир-ат диплом эшләре белән сату итүдә шикләнелә. Аны укымаган килеш кенә дипломлы булырга теләгән берәүдән 350 мең сум акча алганда тотканнар. Ассистентның дүрт ел буе студентлардан зачет һәм имтиханнарны да акчага кабул итүе ачыкланган. Хәзер әлеге ир эшләгән вузда коррупция очракларын тикшерү бара. Эчке эшләр министрлыгы уку йортының исемен атамый.
Нет комментариев