11–12 ноябрь төнендә: күктә искиткеч күренеш — Төньяк Тауридлар активлыгы
Яңалыклар

11–12 ноябрь төнендә: күктә искиткеч күренеш — Төньяк Тауридлар активлыгы

Гаҗәеп табигый тамаша килә: киләсе төннәрдә Татарстанда метеорлар агымының иң матур чоры күренәчәк. Күккә карап, аеруча якты ут шарларын күрергә мөмкин буласыз!

Йолдызлар яңгыры көтелә: Татарстан күгендә гаҗәеп тамаша булачак!11 ноябрьдән 12сенә каршы төндә Татарстан халкы күктә искиткеч матур күренеш — Төньяк Тауридлар метеор агымының иң актив чорын күзәтә алачак.Ә иң кызыгы — күктә аеруча якты ут шарлары, ягъни болидлар пәйда булуы ихтимал. Аларның кайберләре хәтта Чулпан (Венера) планетасыннан да яктырак балкырга мөмкин! Күккә карарга онытмагыз — бәлки, иң матур йолдыз нәкъ сезнең күз алдында атылыр!


Нет комментариев