Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Фото: «Татар-информ»
Җил көньяк-көнбатыштан исә, тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..-3 градус тәшкил итсә, көндез максималь температура +1..+4 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда урыны белән бозлавык.
Казанда көндез шулай ук аязучан болытлы һава, бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя. һаваның максималь температурасы көндез +2..+4 градус булачак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-beraz-yangyr-ham-epsek-kar-yavuy-kotela-5931829
Нет комментариев