10 ноябрь — Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Календарьга язылганча, 10 ноябрь — Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Әлеге дата быел шимбәгә туры килә. Шулай да бу көнне җәмәгать тәртибе сагында торучылар котлауларны үз хезмәт урыннарында кабул итә.
Саба бүлеге эшчәнлеге: күрсәткечләр һәм криминоген вәзгыять
Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге һөнәри бәйрәмнәрен мәгълүм уңай күрсәткечләр белән билгеләп үтә. Криминоген вәзгыять чагыштырмача тотрыклы санала. Агымдагы елның 9 аенда район териториясендә барлыгы 93 җинаять теркәлеп, былтыргының шул чорындагыдан 17 процентка кимегән. Аерым алганда урлаулар, талау, автомобильне куып алып китү очраклары кими, юлбасарлык итү, көчләү фактлары күзәтелми. Җинаятьләрнең ачылу күрсәткече буенча район республикада 3нче алдынгы урында тора.
Превентив чаралар һәм гаилә эчендәге хәвефне киметү
Тугыз айда превентив юнәлешле 10 җинаять теркәлгән. Болары кемнеңдер үзен куркыныч тотуын, әйтик, үтерү белән янавын игътибарсыз калдырсаң, киләчәктә булырга мөмкин булган җитдирәк җинаятьләрне булдырмау максатыннан билгеләнгән гамәлләр. Нәтиҗә гаилә эчендә, ир белән хатын, якын туганнар арасында бер‑берләренең сәламәтлегенә зыян китерү очраклары кимү ягына үзгәрде.
Юл хәрәкәте иминлеге өчен профилактика эшчәнлеге
Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешендә дә даими профилактика эше алып барыла. Транспорт чаралары белән аек булмаган хәлдә идарә иткәннәре өчен 56 йөртүче җаваплылыкка тартылып, суд каршына баскан. Потенциаль җинаятьче булып саналлучыларның билгеле срокка праваларыннан мәхрүм ителүләре юлларда фаҗигаләрне булдырмый калуга китерә.
Хезмәткәрләрне бүләкләү: рәхмәт хатлары һәм медальләр
Ирешелгәннәр бүлек коллективының уртак фидакарь хезмәте, һөнәри осталыгы, бердәм команда булып үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкарулары нәтиҗәсе.
Һөнәри бәйрәмнең уңаеннан өлкән оперуполномоченный Айнур Әһлиев, оператив дежурный Рүзәл Шамилов, полицейский‑йөртүче Альберт Закиров Саба муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына, полиция начальнигы Сиренат Ногманов «За отличную службу МВД по РТ» күкрәк билгесенә, штабның өлкән инспекторы Ләйлә Гайнетдинова Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә, участок вәкаләтлесе Динар Гыйльметдинов, вакытлыча тоту изоляторы начальнигы Айгиз Сибагатов — II дәрәҗә, оператив эш буенча начальник урынбасары Фәнис Мәгъсумов, ДПС инспекторы Фаил Мәҗитов, өлкән участок инспекторы Алмаз Сәхәбиев III дәрәҗә «За отличие в службе» медальләренә тәкъдим ителгәннәр.
Дежур часть: оператив хезмәтнең үзенчәлекләре
Районда тәртип, җәмәгать иминлеген саклаучы бүлекнең барлык подразделениеләрен диярлек оператив хезмәткәрләр тәшкил итә дияргә мөмкин. Әлеге сыйфатлар тәүлек буе кизүдә торучы дежур частена аеруча мөһим. Әлеге частьта оператив дежурный булып полиция өлкән лейтенанты Рүзәл Шамилов 2024 елдан эшли.
«Хезмәт юлымны 2014 елдан ведомстводан тыш сак бүлегендә башлаган идем. Аннары полицейский йөртүче булып күчтем, хәзер яңа вазифа алганыма да ике ел булды. Коллегаларым — Инсаф Гасыймов, Илдар Нәгыймов, Раниф Хафизов. Һәрберебезнең ярдәмчеләре бар. Тәүлегенә бер алышынабыз. Частька нинди хәбәр керә — барысына да җавап бирергә кирәк.
Аларның характерына карап йә участок вәкаләтлесенә яисә ГАИ инспекторларына җиткерәбез. Тәүлек дәверендә 3 тә, 10 да, 15 тә хәбәр алынырга мөмкин. Криминал булса, оператив төркемне кузгатабыз. Безгә һәр минутта уяу булырга кирәк, тиз эш итү сорала. Дежур частьның бүлекнең идарә пульты икәнлеген яхшы аңлап, дус, тату эшлибез», — диде Рүзәл Шамилов.
Оперуполномоченный вазифасы: эш мәсьәләләре
Шулай ук 2024 елдан өлкән оперуполномоченный булып эшләүче полиция өлкән лейтенанты Айнур Әһлиев аңарчы Казан шәһәрендә чыныгу алган.
«Вазифабыз җинаятьләрне ачу, теркәү, тикшерүгә җибәрү, качып өлгергәннәрен, шулай ук югалган кешеләрне эзләү — барысы да безнең өстә. Төн уртасында чыгып киткән вакытлар да була. Коллектив бик бердәм, җитәкчелек тә яхшы», — диде ул.
Коллективны яшь кадрлар белән тулыландыру һәм ветераннарны искә алу
Хезмәт итүчеләр составы яшьләр хисабына да тулылана. Быел эшкә алынган Флүсә Мулләхмәтова, Адель Ганеев хәзерге көндә вакытлыча тоту изоляторы полицейскийлары, Илвир Вәлиуллин тыл буенча өлкән белгеч вазифаларын уңышлы башкаралар. Бердәм коллектив өчен, әлбәттә, элекке хезмәткәрләр Илназ Дәүлиев, Раниф Хафизов, Фирзәр Хәмидуллинны кабат үз сафларында күрү шулай ук истә калырлык вакыйга булган.
Полициядә хезмәт итү һәрвакыт башкалар өчен үзләрен куркыныч астына куярга әзер булган кыю, игелекле кешеләр эше һәм шулай булып кала да. Кызганычка каршы, югалтуларсыз булмый. Районның миграция мәсьәләләре буенча җитәкчесе Айсаф Галиев (02.05.2023), полицейский‑кинолог Фәнис Гыйлаҗетдинов (23.05.2026) ил алдындагы бурычларын, кешеләр иминлеген яклап, гомерләрен биреп үтәделәр. Каһарманлыклары алдында баш ию өчен 8 ноябрьдә — хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен искә алу көнендә аларның каберләренә зыярәт кылыначак.
IT‑мошенничество һәм профилактика: күрсәткечләр, зыян һәм чаралар
«Хезмәт итүчеләр составы белән халыкның ышанычын яулау — иң мөһим бурычларның берсе. Безнең төп эшебез — җәмәгать иминлеген тәэмин итү, милекне саклау, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу эшенең сыйфатын күтәрү, хокук бозуларны кисәтүнең бердәм системасын камилләштерү. Бүлекнең нәтиҗәле эшчәнлеген оператив мәгълүматлар дәлилли. Соңгы елларда нык борчыган IT‑технологияләр өлкәсендә дә җинаятьләрнең 28,1 процентка кимүе күзәтелде. Былтыр мошенниклыкның 64 факты теркәлгән иде.
Әлеге төр дистанцияле кылынган җинаятьләрнең очына чыгуы кыен. Шулай да быел IT‑технологияләр өлкәсендә кылынган кыңгыр эшләрнең 34,1 процентын ача алдык. Бу республиканың 3нче категория органнары арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе. Мошенниклар район халкына китергән гомуми зыян 2 496 997 сум тәшкил итә. Әлегә кайтарылган зыян 200 меңнән артмый. Беркатлы һәм артык ярдәмчел кешеләр тиз алдана. Без кисәтәбез, профилактика эше алып барабыз. Ахыр чиктә тозакка кабып, полициягә килүчеләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма гаепне иң элек үзеңнән эзләү зыян итмәс иде югыйсә.
Шул ук вакытта халыкны, аеруча яшьләрне төрле спорт, мәдәни чараларга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчкечелек һәм наркоманиягә каршы көрәшне активлаштыру буенча район җитәкчелеге алып барган сәясәтнең зур әһәмияткә ия икәнлеген онытмыйбыз.
«Хезмәттәшләремне котлыйм»
«Хезмәттәшләремне, ветераннарыбызны, форсаттан файдаланып, чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез уңаеннан котлыйсым килә. Корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, эштә дә, гаиләдә дә уңышлар, гаилә бәхете һәм күңел тынычлыгы телим», — диде бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Фәрит Гатауллин.
Нет комментариев