6 декабрь 2019 яңалыклары
-
Ни өчен машинаның көче ат көчендә үлчәнә?
Ни өчен Генри Форд үзе ясаган автомобильдә озак вакыт йөри алмаган?
-
12 декабрь – Гомумроссия кабул итү көне
2019 елның 12 декабрендә, 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Саба муниципаль районында кабул итү Байлар Сабасы ш.т.п., Гали Закиров ур., 52 йорт адресы буенча үткәреләчәк. Кабул итүгә алдан язылу (884362) 2-33-44 телефон номеры буенча башкарыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).
-
Кеше хокуклары буенча “кайнар линия”
10 декабрьдә – Кеше хокуклары көне. Ул БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән Кеше хокуклары буенча гомумдекларация кабул ителгән көнне, 1950 елдан башлап, һәр елны билгеләп үтелә. Кеше хокуклары көне алдыннан, 9 декабрьдә 9дан 17 сәгатькә кадәр халык өчен хокукый мәсьәләләр буенча телефон аша “Кайнар линия” эшләячәк. Гражданнарга ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре консультация бирәчәк.“Кайнар линия”нең төп телефоны (843) 236-00-71.
-
Тимурчылык эше дәвамчылары
5 декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелде. Саба районында хәзерге көндә шактый гына яшьләрне берләштергән волонтерлык хәрәкәтләре эшләп килә.
-
КЫШЫН ЭНЕРГИЯ БИРӘ ТОРГАН 7 ПРОДУКТ
Кышын юкка гына күп кеше салкын тидереп авырмый. Кояш сирәк елмая, өстәлләрдә җәй көнендәге кебек витаминлы яшелчә, җиләк-җимеш тә тулып ятмый. Күп итеп көч туплау һәм хәлсезлектән арыну өчен ешрак саф һавада йөрергә һәм тәмле әйберләр ашарга кирәк! Алар кәефне дә күтәрә, энергия дә өсти. Нәкъ менә нәрсә ашарга икәнен хәзер сөйлибез.
-
Янгын чыккан йортта хуҗа хатын һәлак булган
Янгын бүген төнлә Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында булган.
-
Казанда Яңа ел чаралары узачак төп биш урын билгеле булды
Төп бәйрәм чаралары «Казан» гаилә үзәге янында һәм шәһәр паркларында узачак.
-
Россиядә укытучыларга хезмәт хакы түләүнең гомуми системасын булдырырга ниятлиләр
Сенаторлар хөкүмәткә тиешле тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.
-
Салават Гайнанов истәлегенә
Һәркем яшәү дәверендә төп хезмәтеннән тыш нидер белән кызыксына, аңа күңелен бирә, шуннан ямь һәм тәм таба. Кече Шыңар авылы егете Салават Гайнанов та кече яшьтән көрәшне үз иткән. Мәктәптә укыганда, студент елларында келәмнән китмәгән. Әлеге спорт төренә шулкадәр күңелен биргән, көрәш буенча спорт остасы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Тренерлык эшенә алынып, яшьләрне дә тәрбияләгән.
-
ШАШКА ЧЕМПИОНАТЫНА БАРДЫЛАР
Казан шәһәрендә шашка буенча Татарстан беренче федерация кубогына өлкәннәр арасында үткәрелгән чемпионатта районыбыз спортчылары да катнашты.
-
ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫҢ ЭШ СӘГАТЕ КЫСКАРА
Агымдагы елның 12 ноябрендә Рәсәй Президенты Владимир Путин 372 санлы “РФ Хезмәт кодексының авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга карата гарантияләр өлешенә үзгәрешләр кертү хакында”гы Федераль законын имзалады. Аның нигезендә авыл җирлегендә хезмәт куючы хатын-кызларның эш сәгатьләре атнага 36 сәгатьтән артмаска тиеш.
-
АДРЕСЛЫ ЯРДӘМ СОҢАРМАСЫН
Социаль ярдәмгә мохтажларга ярдәмнең барыннан да бигрәк адреслы булуы әһәмиятле. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Саба социаль яклау бүлегендә үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә шушы фикер байтак чыгышларның нигезенә салынган иде.
-
Чыршыны ничек сайларга?
“Ниндиен куябыз?” Яңа ел җитәрәк шушы сорау һәр өйдә дә яңгырыйдыр ул. Сүз, әлбәттә, чыршы турында бара.
-
ИҢ ПЫЧРАК 5 ӘЙБЕР!
Бу исемлектә без иң пычрак урын дип санаган унитаз юк, аның каравы бер дә көтмәгән нәрсәләр бар...
-
ТӘРБИЯДӘ КӨН-ТӨН, КАНИКУЛЛАР ЮК
Гаилә һәм мәктәп тыгыз элемтә тотканда һәм балага бердәм таләп куелганда гына тәрбия эше ике якка да канәгатьләнү хисе бирә һәм уңышлы була ала. Мәгарифтәге хезмәттәшлектә каникуллар ясалмавы мөһим. Дүшәмбе кичендә Саба гимназиясендә үткәрелгән районкүләм ата-аналар форумы гаилә һәм мәктәп элемтәсен киңәйтү юлларын эзләүгә багышланды.