Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салават Гайнанов истәлегенә

Һәркем яшәү дәверендә төп хезмәтеннән тыш нидер белән кызыксына, аңа күңелен бирә, шуннан ямь һәм тәм таба. Кече Шыңар авылы егете Салават Гайнанов та кече яшьтән көрәшне үз иткән. Мәктәптә укыганда, студент елларында келәмнән китмәгән. Әлеге спорт төренә шулкадәр күңелен биргән, көрәш буенча спорт остасы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Тренерлык эшенә алынып, яшьләрне дә тәрбияләгән.

Ни кызганыч, бу хакта безгә  үткән заманда  сөйләргә  туры  килә.  Салаватның  арабыздан киткәненә инде 5 ел вакыт узган. Туганнары, авыл  халкы, дуслары  аны онытмый. Инде 5 ел рәттән Салават Гайнанов истәлегенә яшүсмерләр арасында  ачык  көрәш турниры  уздырыла. Быел да бәйгегә Казан, Саба, Балтач, Питрәч, Арча районнары командалары – 70тән артык  яшь  көрәшче килгән  иде. Турнирны  ачу тантанасында спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты. Ул ярышка  килгән  көрәшчеләргә үзенең рәх­мәтен җиткерде. “Салават яшьтән үк үз үлчәвендә батыр калып, Казан шәһәре, республикабыз данын яклады. Ул бик тәртипле, тормыш  җанлы  иде. Аллага  шөкер, Салаватның әти-әнисе исән-сау, туганнары, дуслары аны онытмыйлар. Ә  яшьләргә  яңа  кагыйдәләр нигезендә матур  көрәш теләп калам”,– дип   сөйләде  якташлары.

Сүзне Салаватның  әтисе Хә­бир абый алып, улы истәлегенә бул­дырылган бәйгене оеш­тыру­чыларга  рәхмәтен  җит­керде, имгәнмичә көч  сынашуларын теләде. Шулай ук яшьләр  эшләре,  спорт бүлеге  җитәкчесе Ирек Гарипов, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов, бертуган энесе Айнур Гайнанов Салават белән бәйле истәлекләрен  уртаклаштылар.

Көрәш  көне буе дәвам итеп,  призерларга 500 (I урын), 450 (II урын) 400 сум (III урын) күләмендә акчалата призлар, грамоталар һәм  медальләр, Салаватның туганнарыннан истәлек сувенирлары  тапшырылды.  Җиңүчеләрне Са­лаватның тренеры Николай Крылов 1 мең  сум акча белән билгеләп үтте.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев