7 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сочида ял итсәң – хөкүмәт акча түли
Тиздән Россия курортларына ял итәргә барган россиялеләр ялга киткән акчаларының бер өлешен кире кайтара алачак. Мондый карарга Ростуризм агентлыгы килгән. Бары тик акча белән генә кызыксындырып, Россия туризмын күтәреп була дип саный алар. Ягъни юллама һәм юлга киткән чыгымнарның россиялеләр 13 % ын кире кайтара алачак. Салым кодексына якын арада...
-
Коточкыч сан: Бер көндә 39 кеше үлгән
Салкын кыш ае үзенекен итә: 40 ка якын кешенең гомере кинәт һәм фаҗигале төстә өзелә. 6 гыйнварда Россиядә 318 транспорт-юл һәлакәте теркәлгән. Шуларда 55 бала зыян күргән, 39 кеше үлгән, дип яза "Әлмәт таңнары". ЮХИДИ хезмәткәрләре бу саннарның узган ел белән чагыштырганда зур булуын раслый. Урыны белән томан һәм бозлавык...
-
Трассада катып үлгән Эдуард Зиннуровны соңгы юлга озаттылар
Ишеткәнсездер, берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән. 4 гыйнвар көнне Эдуардның гәүдәсен машинасыннан ерак түгел җирдә табалар....
-
Сабадан 24 автомобиль йөртүче “Опасный водитель” исемлегендә
Яңа 2016 елның бер атнасы да үтәргә өлгермәде, ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре юлларда 5 исерек йөртүчене тоткарладылар инде. 2015 елда аларның саны 120дән артып киткән иде. Шулар арасыннан 24 йөртүче ЮХИДИнең республика идарәсе сайтында бирелеп барылучы "Опасный водитель" исемлегенә керде. Шуларның иң яше - "Ф" 2001 елгы булса, иң өлкәне...
-
Нефть бәясе 11 еллык минимумга кадәр төште
"Brent" маркалы нефть бәясе, Кытай Халык Республикасы икътисады көчсезләнү сигналлары, шулай ук АКШта энергия чыганаклары запаслары турындагы мәгълүматларны көтү фонында, 11 еллык минимумга кадәр төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс" "Bloomberg" агентлыгына сылтама белән. "Brent" маркалы нефтькә февраль фьючерслары бәяләре Лондонның "ICE Futures" биржасындагы сәүдә барышында барреле 35,52 долларга кадәр кимегән....
-
Путин йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итәргә кушты
РФ Президенты Владимир Путин авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк машиналарын транспорт салымыннан азат итү тәкъдимен гамәлгә ашырырга боерды. Шулай итеп, Россия Хөкүмәте быелның 1 апреленә кадәр әлеге тәкъдимне җиренә җиткереп башкарырга тиеш була. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә. Моннан тыш Министрлар Кабинеты юл фонды кеременең күпмегә кимүен һәм...
-
Хуҗа кеше кунакка килгән егетне чәнчегән
5 гыйнвар кичендә, Биектау районы үзәк хастаханәсенә күкрәк читлегендәге яра белән 29 яшьлек ир-ат китерелә. Аның Каенлы авылында яшәүче беркайда да эшләмәүче кеше булуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир-ат кунакта зыян күргән. Ул моңа кадәр хөкем ителгәне булган 33 яшьлек авылдашына бара. Табын артында бергә кәефләнеп алгач, алар арасында...
-
Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлый
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихластан Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!
-
Шәмәрдәндә яшәүче Анастасия Степановна Егоровага – 90 яшь [+фоторепортаж]
2016 елда районның иң өлкән кешеләре исемлегенә Шәмәрдәндә яшәүче Анастасия Степановна Егорова беренчеләрдән булып керде. Ветеранга 2 гыйнварда 90 яшь тулды. Анастасия Степановнаны олы юбилее белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләде. Россия Президенты...