7 май 2021 яңалыклары
-
«Казан» атом су асты көймәсе Россия Хәрби-диңгез флоты составына керде
Тантанада Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Төньяк флот командующие, адмирал Александр Моисеев, Архангельск өлкәсе губернаторы Александр Цыбульский һ.б. катнашты.
-
Шәмәрдән 3нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасында “ЭКОЯЗ” акциясе
МБМБУ Шәмәрдән 3 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасында "Калдыкларга - икенче тормыш"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Эшкә әти - әниләр һәм балалар бик җитди карадылар һәм сабырлыкларын, иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, зур хезмәт куйдылар. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм балалар бакчасы кунаклары тәкъдим ителгән эшләрне зур кызыксыну белән карадылар. Эшләр төрле техникаларда башкарылган: аппликация, модельләштерү, букетлар, панно һ.б. Җыеп әйтсәк, чын сәнгать әсәрләре барлыкка килгән.
-
“Игенче” җәмгыяте территориясен матурлау дэвам итә
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте территориясен матурлау дәвам итә. Административ бина янына төрле җимеш агачлар : алмагач, чия, слива, крыжовник, карлыган утыртылды. Ике теплица корылып, яшелчә культуралары чәчелде.
-
Тыл ветераны Казанга чакырып тәбрикләнде
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышлап Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган чарага безнең районнан тыл ветераны буларак Луиза Яруллина барды.
-
8 майга һава торышы
8 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәрсез. Көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә көчле ил исәчәк. Төнлә +5..+10˚, көндез +18..+23˚ градус җылы булачак.
-
Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы геройларының туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды
Район делегациясе составында тыл ветераны Яруллина Луиза Хәким кызы һәм кайнар нокталарда хезмәт куйган егетләр катнашты.
-
"Ямьле Саба" яр буе яшелләнә
Байлар Сабасы бистәсендә агачлар һәм куаклар утырту, аларны карап һәм тәрбияләп тоту эше ел әйләнәсе алып барыла. Бистәдә урнашкан оешма, учреждение, организация җитәкчеләре инициативасы һәм хезмәткәрләре тырышлыгы белән ел саен “Ямьле Саба” яр буенда яңа агачлар утыртыла, корганнары алыштырыла. Бүгенге көнгә 207 агач алыштырылды, 210 төп яңасы утыртылды. Бердәм эшнең нәтиҗәсе куанычлы: Сабинка елгасы яр буе яшеллеккә һәм матурлыкка күмелеп утыра. Саба урман хуҗалыгы тарафыннан исә сусаклагыч зоналар территориясе 4200 төп нарат үсентесе белән тәэмин ителде.
-
Рөстәм Миңнеханов Татар посткроссингы сервисында теркәлде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар посткроссинг платформасында - «Миллиард.Татар» сайтының һәм «Хатлар йорты» сервисының бөтен дөнья буйлап креатив кәгазь открыткалар алмашу өчен төзелгән уртак проектында теркәлде.
-
Рөстәм Миңнеханов: Безнең радиоларда үрнәк кеше тормышы турында тапшырулар җитми
«Тәртип» радиосы эфирындагы чыгышында Татарстан Президенты дин һәм гаилә кануннары халыкны тәртипле булырга өйрәтүен әйтте.
-
Казанда Росгвардия оркестры ветераннар өчен сугыш елларындагы көйләрне башкарды
Беренчеләрдән булып фронтовик Тәлгать Янбәковны тәбрик иттеләр.
-
Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбендә музей ачылды
К.С. Байкиев исемен йөрткән данлыклы мәктәп ул көнне икенче яшьлеген кичерде. Уку йорты кайчандыр шушы диварлар артында белем алган элекке укучыларын, белем биргән мөхтәрәм укытучыларын каршы алды.
-
«Газпром»да мәйданы зур булмаган йортларга газны бушлай кертергә вәгъдә иттеләр
Участок чигенә кадәр торба үткәрү бушлай булачак.
-
Җиңү көнендә Татарстанда 26 градуска кадәр җылыта
Бүген Татарстан территориясендә туфракка кырау төшүе ихтимал, моннан тыш, көндез көчле җил фаразлана.
-
2006нчы елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге
6нчы майда Тимершык урта мәктәбе базасында 2006нчы елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы Беренчелеге булып узды.
-
Роспотребнадзор: Covid-19 прививка ясатканнан соң бераз хәл авыраю антитәнчекләр ясалу турында сөйли
Татарстанда кулланыла торган барлык өч вакцина да нәтиҗәле һәм куркынычсыз, дип саный Любовь Авдонина.