7 май 2021 яңалыклары
-
Ветеранны котлау
4нче май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче һәм балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Муллахмәтов Гаян абыйның хәлен белергә өенә бардылар. Мәдәният хезмәткәрләре ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, сугышчан батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Ә мәдәният хезмәткәрләре балалар белән концерт номерлары әзерләгәннәр иде. Гаян абый очрашуга бик шат булды, бигрәк тә балаларның чыгышы аның күңеленә хуш килде.
-
Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен балалар IT-хакатоны игълан ителде
«IT-хакатон - CULTURE OUTSIDE BORDERS» республика конкурсы игълан ителде. Ул 2021 елда мәдәният өлкәсендә IT-проектларны гамәлгә ашыручы яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын алуга тәкъдим ителде.
-
«Яшьлек» бию коллективы «Созвездие-Йолдызлык-2021» фестивалендә 3 урын яулады!
6нчы май көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында суперфинал нәтиҗәләре буенча "Созвездие-Йолдызлык-2021" фестиваленең йомгаклау гала-концерты һәм бүләкләү тантанасы узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбе «Яшьлек» бию коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы) 3 урын яулады. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз,ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, тагын да югары биеклекләрне яуларга! Уңыш юлында сезгә һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!
-
Хөрмәтле элемтәнең барлык тармаклары, радио хезмәткәрләре!
Сезнең социаль-икътисади үсеш, халыкның уңайлы көнкүреше өчен максатчан хезмәтегез зур ихтирамга лаеклы. Һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән ихлас котлыйбыз! Сәламәтлек, иминлек, бәхет, эшегездә һәм тормышыгызда яңа уңышлар, тынычлык телибез!