8 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Саба районы хокей чемпионаты
7 нче гыйнвар көнне Явлаштауда һәм Шәмәрдәндә Саба районы авыл җирлекләренең хокей чемпионаты уеннары булып узды.
-
Арча районында Ханты-Мансийск округы машинасы белән булган һәлакәт фотосы пәйда булды
Һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 73нче чакрымында Түбән Мәтәскә авылы янында килеп чыкан.
-
Акча эшләр өчен нефть бар
Узган гасырның туксанынчы елларында Чаллыда милли хәрәкәт зур уңышларга ире шә. Биредә “Чаллы ТВ”, тәүлек буе эшләп торган “Күңел” радиосы эшли башлый. Бүген алар ни хәлдә? Милли матбугатның киләчәге бармы? Бу хакта Чаллы каласының матбугат ветераны, “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясен оештыручы, аны үстерү өчен җан атып йөрүче шәхес, язучы Рахман Шәфигуллин белән сөйләштек.
-
Фирдүс Тямаев “ТЯМАЙ” чәч алу салоны ачкан
Фирдүс Тямаев “Инстаграм” битендә: “Профессионал “ТЯМАЙ” чәч алу салоны ачтым. Рәхим итегез! Үзем ясыйм, кыйбат түгел”, – дип язган.
-
Үзебездә дәваланыгыз
Ял итәргә чит илгә йөрибез, дәваланырга да шунда барабыз. Дәвалану дигәннән, үзебездә дә шифаханәләр байтак бит. Аларда нинди табигый ресурслар белән дәвалыйлар? Дәва эзләп, Кырым, Кисловодск, Ессентукига кадәр барырга кирәкме? Бер газета укучыбыз безгә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Аның соравын исә без шифаханә-курорт оешмаларыныӊ «Татарстан шифаханәләре» республика ассоциациясе башкарма директоры Евгений Терентьевка юлладык.
-
Казанда юл һәлакәтендә чит ил машинасын йөртүче зыян күргән
Толстой һәм Карл Маркс урамнары чатында “Дэу Нексия” һәм “Ауди” бәрелешкән.
-
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди ярдәм күрсәтелә?
Авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итә торган дәүләт программалары турында аңлатып язуны сораган мөрәҗәгатьләр редакциябезгә еш килә. Шуларны искә алып, без бүген шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәмнәр турында язарга булдык.
-
Татарстанда бүген-иртәгә буран һәм көчле җил фаразлана
Буран һәм көчле җил бүген кичке 6дан иртәгә кичке 6га кадәр сакланачак.
-
Саба балыкчыларының район беренчелеге
7 нче гыйнвар көнне Кама елгасында Саба балыкчыларының район беренчелеге узды.
-
Татарстанда “Шевроле” фура белән бәрелешкән
Һәлакәт Казан – Малмыж трассасының 61нче чакрымында килеп чыкан.
-
«Инстаграм»ны шаулаткан 5 җырчы: Elvin Grey, Уразова, Фирдүс, Илсөя һәм Ландыш
Бүгенге көндә иң популяр социаль челтәр булып “Инстаграм” санала. Белгечләр фикеренчә, алдагы 10 елда ул беренчелекне беркемгә дә бирмиячәк. Ә артистлар өчен бу бик уңайлы әйбер булып чыкты: реклама һәм афишаларны элү өчен менә дигән майданчык! Ә күз алдына китерәсезме, Европада кибеттәге товарның 85 проценты нәкъ “Инстаграм” аша сатыла икән. Әкеренләп бу безгә дә килеп җитәчәк. Ә хәзер татар эстрадасы вәкилләре арасында иң популяр 5 “инстаграмщик”ны тәкъдим итәбез.
-
Кодагыйны яратмыйм
Без – батырып эшләп, борыныбыз белән җир сөреп яшәүче авыл кешеләре. Ирем белән утыз ел гомер кичерү дәверендә ниләр генә эшләмәдек. Күпләп бәрәңге, җиләк-җимеш утыртып, базарда да сатып йөрдек. Каз-үрдәк тә үстереп карадык. Хәзер менә таналар тотабыз. Авылда эш юк, әмма ничектер яшәргә кирәк, балалар да бар бит әле. Кызыбыз шәһәр егетенә кияүгә чыкты. Егетнең әти-әнисен беренче тапкыр безгә кыз сорарга кайткач күрдек. Моңарчы җае туры килмәде, чөнки кодагый да бик каты эшли торган кеше булып чыкты, Казанның бер район мәгариф бүлегендә хезмәт куя икән.
-
КАР АСТЫНДА ӨЛГЕРӘ
Кайбер орлыклар махсус чыныктыру уздырмыйча, ягъни стратификация ясамыйча тишелә алмый, моның иң җайлы ысулы — орлыкларны кышын кар астына күмү.
-
НОСТАЛЬГИЯ
Яңа ел көннәрендә телевизордан Гайдай, Эльдар Рязанов фильмнарын (инде ничәнче тапкыр микән?!) карап рәхәтләндек. «Кавказская пленница», «Бриллиантовая рука», «Операция «Ы» и другие приключения Шурика», «Ирония судьбы, или с лёгким паром!», «Служебный роман»нар… Сагындырган еллар, сагындырган геройлар… Күңелне ниндидер ностальгия биләп алды.
-
Айсылу Мөсәлләмова: “Хыялым – яхшы татар фильмында төшү”
“Сүнгән йолдызлар”да – Сәрвәр, “Беренче мәхәббәт”тә – Алия, “Ак тәүбә, кара тәүбә”дә – Дамирә, “Әкият китабы”нда – Гүзәлсылу... Болар – Айсылу тудырган образларның берничәсе генә әле. Яшь булуына карамастан, кызны инде күпләгән спектакльләрдә күрергә була.