8 апрель 2015 яңалыклары
-
Пенсионерларга үзләрен шәһәр газ идарәсеннән дип таныштырып, ялган хезмәткәрләр кереп йөри башлаган
Казанда яшәүче пенсионерларга үзләрен шәһәр газ идарәсеннән дип таныштырып, ялган хезмәткәрләр кереп йөри башлаган. Попов урамында урнашкан йорттагы фатирга өч ир-ат кереп, 7 мең сумга газ плитәсен алыштырырга тәкъдим иткәннәр. Пенсионерлар акчаны чыгарып бирүгә, тегеләр плитә «артыннан» киткәннәр. Кире әйләнеп кенә килмәгәннәр. Кәкре каенга терәтелгәнен аңлаган картлар хокук сакчыларына мөрәҗәгать...
-
Бөтендөнья өстәл теннисы көне [фоторепортаж]
-
«Шижма»: чаңгы ярышы буенча марафон [фоторепортаж]
-
Казанда иң зур өчпочмак пешермәкчеләр
Май бәйрәмнәрендә Казанда гастрономия фестивале үткәреләчәк. 1нче майны өчпочмак көне буларак билгеләп үтәчәкләр. «Туган авылым» күңел ачу үзәге осталары дөньяда иң зур өчпочмак пешереп, рекорд куярга ниятли. Безнең гәҗит
-
Дару бәяләре кыйммәтләнде
2015нче елның башыннан даруларга бәяләр 23,8 процентка күтәрелгән. Валокордин, градусниклар - 9,1-11,9, таурин, аспирин, стрепсилс, троксерутин, аллохол, корвалол, валидол, кан басымы үлчәү аппаратлары хакы 3,6-4,8 процентка арткан. Безнең гәҗит
-
Казанда сәүдә үзәкләре ябыла
Татарстан прокуратурасы Казандагы 7 сәүдә үзәген яптыруны сорап, судка дәгъва гаризасы тапшырган. Болар: «Алтын» сәүдә үзәге, «Нагмир» кибете, Мәскәү һәм Даурия базарлары, «Ала Дим» сәүдә комплексы. Барысында да янгын куркынычсызлыгы таләпләренең бозылу очраклары ачыкланган. Безнең гәҗит
-
Саба таңнары "Twitter"да
8 апрельдән башлап "Саба Таңнары" сайтындагы яңалыклар "Twitter" сайтында да урнаштырылып барачак. Сәхифәгә рәхим итегез!