8 апрель 2015 яңалыклары
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев [+фоторепортаж]
Олы Шыңар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Габделхәев өчен 2015 ел аеруча истәлекле.
-
Профсоюз кемне яклый [фоторепортаж]
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз комитеты башка тармаклар белән чагыштырганда иң зур һәм нәтиҗәле эшләүче берлек бүгенге көндә.
-
Турыдан-туры түләүгә күчәбез
2015 елның 1 июленнән Татарстанда мәҗбүри социаль иминият пособиеләрен турыдан түләүгә күчү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла башлый. Хәзергә хезмәткә яраксызлык кәгазьләре предприятие, оешма бухгалтерияләре тарафыннан түләнә.
-
Унбер кешене “коткардылар“ [+фоторепортаж]
Быел безнең районны язгы ташу вакытында су басу очраклары мөмкин булган зонага кертмәгәннәр. Шулай да гадәттән тыш хәлләргә һәрчак әзер булырга кирәк. Коткаручыларның үз вазифаларын башкаруга әзерлеге команда-штаб тактик өйрәнүләре барышында ачыклана. Узган җомгада Шәмәрдәндәге Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнарына хезмәт күрсәтүче 4нче зона эзләү-коткару отрядына 08.35...
-
Үзе полиция, үзе "крыша"
Казанда уен бизнесы алып баручыларның «түбә»се булуда гаепләнгән элеккеге полиция хезмәткәре - 36 яшьлек Сергей Капустаны хөкем иттеләр. Ул Фучик урамында урнашкан уен бизнесын оештыручыларның берсенә канунсыз эшләрен үз канаты астына алырга теләвен җиткергән, моның өчен ай саен 10 мең сум биреп баруларын сораган. Капуста 30 мең сум табыш алып...
-
Сәхнәдә концерт куйган вакытта "Maroon 5"нең солисты өстенә сикергәннәр [+видео]
-
Волейбол уены буенча Саба муниципаль районы чемпионаты[фоторепортаж]
-
Жерар Депардье Россиядәге квартираларын һәм өйләрен сатып Европага качкан
Жерар Депардье Россиядә булган квартираларын сатып Бельгияга качып китә. Бу хакта язучы Виктор Шендерович хәбәр итә. 66 яшьлек актер Россия гражданлыгыннан да баш тартырга әзер.
-
Республикада соңгы 7 көндә юл һәлакәтләрендә 7 кешенең гомере өзелгән
Апрельнең 7 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 58 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 7 кешенең гомере өзелгән, 67 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Һәлакәтләрнең 28е Казанда килеп чыккан. Аларда 2 кеше үлгән, 29 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе. Фаҗигаләрнең берсе кичә, ягъни...
-
"Ак Барс" хоккейчылары чишенгәндә нинди җыр тыңлый
Новосибирскидан "Себер" клубын берничә тапкыр җиңгәннән соң, "Ак Барс" Гагарин кубогы финалына чыкты. Форвард Михаил Варнаков журналистлар белән уен нәтиҗәләре турында сөйләшкән. "Ак Барс" хоккейчылары кием алмаштыра торган бүлмәдә даими рәвештә "Ласковый май" төркеменең "Белые розы" җыры уйный икән. Интервью вакытында Варнаков моның сәбәбен аңлаткан: - Уеннан соң бу көй...
-
Эчү-тартуның кимүе турындагы саннар чынбарлыкны чагылдырмый
Русиядә акцизсыз аракы сату 2014нче елда өч тапкырга арткан. Бу хакта 3нче апрель көнне вице-премьер Александр Хлопонин хөкүмәт каршындагы хәмерле эчемлекләр базарын җайга салу комиссиясендә чыгыш ясап әйтте. Тәртип саклау оешмалары да идән астында җитештерүнең артуын белдергән. Әле март ахырында гына Русия хөкүмәте, илдә эчүчеләр дә, тартучылар да кими, дип...
-
Хаҗга баручылар: 1,5 мең кешелек квота бирелгән
Татарстанга быел хаҗ сәфәренә 1,5 мең кешелек квота бирелгән. Хаҗга бары тик электрон чиплы яңа төрдәге чит ил паспорты белән генә барып булачак. Русия күләмендә хаҗга бару өчен барлыгы 16,4 мең кешелек квота каралган.
-
Татарстанда күңелсез статистика
Соңгы бер ел эчендә Татарстанда төрле җинаятьләр сәбәпле балаларның үлү очраклары кискен арткан. 2013нче елда 15 баланың гомере өзелгән булса, 2014нче елда мондый 48 хәл теркәлгән. Безнең гәҗит
-
Бөек Ватан сугышы ветераннары тимер юл транспортында бушлай йөри алачак
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары 3-12нче майда Русия территориясендә ерак араларга бара торган тимер юл транспортында бушлай йөри алачак. Аны озата баручы бер кешегә дә бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә. Бушлай билетлар купелы вагоннарга һәм барлык категориядәге поездларга - югары тизлектәге «Сапсан», тизйөрешле «Ласточка» (икенче класслы хезмәт күрсәтү урыннары), шәһәр...
-
Авылга – 500 миллион сум акча бүлеп биреләчәк
Быел Татарстан районнарына басу-кырларны сугару эшенә 500 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу акчаның 200 миллионы - федераль казнадан, 170е - республиканыкыннан, ә калганы бюджеттан тыш чыганаклардан биреләчәк. 2015нче елда Татарстанда 59 буа һәм гидротехник корылманы яңарту, 3 мең гектар мәйданда сугару җирләрендә төзекләндерү һәм төзелеш алып эше бару планлаштырыла....