Профсоюз кемне яклый [фоторепортаж]
Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең профсоюз комитеты башка тармаклар белән чагыштырганда иң зур һәм нәтиҗәле эшләүче берлек бүгенге көндә.
Башка тармакларда таркалу кичерсә дә, авыл хуҗалыгында эшчеләрнең мәнфәгатьләрен яклауда мөһим берләшмә булып яши. Узган атнада агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең отчет-сайлау җыелышында да боларны дәлилләүче фикерләр яңгырады. Чарада агропромышленность хезмәтчәннәре профсоюзының республика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашып, башлангыч профсоюз оешмаларында хезмәт кешесе белән бердәм максатлар куеп, җитештерүне арттыруда ныклы эш алып барылуы хакында уңай фикерләрен җиткерделәр.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзларының район комитеты мәгълүматлары буенча, 22 авыл хуҗалыгы предприятиесе белән килешүләр рәсмиләштерелеп, профсоюз комитетында 2346 әгъза теркәлгән.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев