8 июль 2014 яңалыклары
-
Жанна Фриске турында яңа мәгълүматлар: ул ябыккан һәм үзе хәрәкәтләнә башлаган [+яңа фотолар]
Бер елга якын рак белән көрәшүче Жанна Фриске АКШтан кайткан, хәзер ул Прибалтика якларында ял итә. Америка табиблары Жаннага җәйне шунда үткәрергә рөхсәт биргәннәр. Хәзерге вакытта аның янәшәсендә әнисе Ольга Владимировна, ире Дмитрий Шепелев һәм бер яшьлек улы Платон. Кичләрен Жанна диңгез буена һава суларга чыккалый икән. Нәкъ әнә шул...
-
Сабаның Пушкин урамында урнашкан балалар мәйданчыгын чистарту буенча өмә оештырылган [+фото]
7 июль көнне Байлар Сабасының Пушкин урамында урнашкан балалар мәйданчыгын чистарту буенча өмә оештырылды. Әлеге җирлектә нигездә яшь гаиләләр яши, һәм алар үз балаларының нинди шартларда уйнаганнарына битараф түгел. Сабагро һәм Татагро оешмаларыннан килгән техника ярдәмендә әти-әниләр чүпләрне җыеп, теләсә ничек тишелеп үсеп ятучы куакларны кисеп, мәйданчыкка яңа сулыш өрделәр.
-
60 яшьлек ир эксгибиционизмда гаепләнә
ТР Югары судында 60 яшьлек Николай Устюжинга карата карар чыгарылды: ир балигълык яшенә җитмәгән балалар алдында эксгибиционизм акты кылуда гаепләнде. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте. Суд тарафыннан ачыкланганча, 2013 елның 7 сентябрендә Устюжин Казанның Новаторлар урамындагы йортларның берсендәге ишегалдында балалар мәйданчыгында балаларга үзенең җенес әгъзасын күрсәткән. Бу...
-
"Саба таңнары" уздырган абунәче бәйрәмендә 30лап приз уйнатылачак
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, инде вәгъдә иткәнебезчә, 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылучылар арасында абунәчеләр бәйрәме үткәрәбез!
-
Җырчы Илдар Әхмәтов төргәк-төргәк печән сата
Илдар Әхмәтов чын авыл малае буларак, җәйнең бөтен ямен күреп туган авылында тора. Монда ул печән сатып, үзенә күрә бизнес белән шөгыльләнә икән. "Хәзер кеше печәнгә төшми, рулонлап сатып кына ала, шул рулоннар сатучы - ул мин инде. Тракторны да үз кулым белән ясадым диярлек, төрле техниканы берләштереп, печән җыярга...
-
"Cәләт-Саба” аланында көннән-көн мавыктыргыч чаралар үткәрелә
"Сәләт - Саба" сменасына, Балалар иҗат үзәгеннән, кул эшләре остаханәсен үткәрергә Хадиева Гөлнар Рөстәм кызы килде. Төшке аштан соң шахмат остаханәсен Икшермә кадет интернат-мәктәбеннән Наиль Юныс улы уздырды. "Мин - әйдаман" кичке чарасында әйдаманнар сәлкешләр белән урыннарын алмаштылар һәм сәлкеш-әйдаманнар, балалар белән бергәләшеп, кечкенә концерт оештырдылар. "Cәләт-Саба" аланында көннән-көн мавыктыргыч...
-
“Булгария” һәлакәтендә гаеплеләр 46,5 млн.сумнан артык мораль һәм материаль зыян түләячәк
Казанның Мәскәү районы суды карары белән "Булгария" дизель-электроходы һәлакәтендә гаепле дип табылган 5 кеше 46,5 млн. сумнан артык мораль һәм материаль зыян түләргә билгеләнгән. Суд карарын чыгарганда судья Сергей Якунин хәбәр иткәнчә, зыян күргән якның дәгъвалары өлешчә канәгатьләндерелгән яки кире кагылган. Суд мондый карарны төрле нигезләр буенча чыгарган - вакытында...