60 яшьлек ир эксгибиционизмда гаепләнә
Яңалыклар

60 яшьлек ир эксгибиционизмда гаепләнә

ТР Югары судында 60 яшьлек Николай Устюжинга карата карар чыгарылды: ир балигълык яшенә җитмәгән балалар алдында эксгибиционизм акты кылуда гаепләнде. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте. Суд тарафыннан ачыкланганча, 2013 елның 7 сентябрендә Устюжин Казанның Новаторлар урамындагы йортларның берсендәге ишегалдында балалар мәйданчыгында балаларга үзенең җенес әгъзасын күрсәткән. Бу...

ТР Югары судында 60 яшьлек Николай Устюжинга карата карар чыгарылды: ир балигълык яшенә җитмәгән балалар алдында эксгибиционизм акты кылуда гаепләнде.

Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Суд тарафыннан ачыкланганча, 2013 елның 7 сентябрендә Устюжин Казанның Новаторлар урамындагы йортларның берсендәге ишегалдында балалар мәйданчыгында балаларга үзенең җенес әгъзасын күрсәткән. Бу иргә карата суд аны 6 елга ирегеннән мәхрүм итеп, җәзасын каты режимлы төзәтү колониясендә үтәтү һәм алга таба 1 елга иреген чикләү турында карар чыгарган.

Татар-Информ.


Нет комментариев