8 июль 2018 яңалыклары
-
Йортын берүзе җиткергән тол хатынга мунчасын сүтергә боерып судта йөртәләр [хат]
Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Сезгә зур үтенеч белән Әтнә районының Олы Әтнә авылыннан Зөлфидә Насыйрова яза. Чарасызлыктан, күңелемә авыр булганга кулыма каләм алдым. Бәрәңге бакчасының уртасында югары көчәнешле линия үткән багана тора. Чыбык мунча һәм сарай өстеннән уза. “Сетевая компания” безне судка бирде. Әллә ничә тапкыр суд булды инде. Соңгысында мунчаны һәм аңа терәлеп торган металл койманы сүтәргә дигән карар чыккан дигән хат килде. Әле документлар кулымда юк. Бу – минем өчен бик авыр хәл. Йорт-җиремне берүзем җиткергән тол хатын мин. Ничекләр итеп сүтик соң? Гозеремә колак салсагыз иде. Зөлфидә Насыйрова
-
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актанышта Сабан туенда катнашты
Мөселман балалары Сабан туен Актаныш районы мөхтәсибәте оештырды.
-
Кайбер пенсионерларга киләсе айдан түләүләр артачак
Өстәләсе сумма пенсиягә чыгу вакытыннан карала һәм өстәмәләр төрле кешедә төрлечә булырга мөмкин..
-
Оруэллча яшим дисәң...
Рәсми булмаган мәгълүматны кысрыклауда яңа адым көтелә. Бу атнада Думаның Мәгълүмати сәясәт буенча комитеты “чит ил агентлары” турындагы законга төзәтмәләрне тикшерде. Бик тиздән “агент” дигән келәймә мәгълүмат чараларына гына түгел, андый статус алырга өлгергән чаралар белән хезмәттәшлек итүче журналистларга да тагылырга мөмкин.
-
Татарстанда яшен, көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә
Казанда секундына 15 — 20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил булуы көтелә.
-
Гаилә көнендә җырчы-артистлар нинди теләк тели? [Инстаграмга күзәтү]
8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлеге көн белән котлап, җырчы-артистлар Инстаграм битләренә үзләренең гаиләләрен урнаштыра, теләкләр тели. Йолдызлы инстаграмга безнең күзәтү.
-
Биләр “Сәләт”не үзе үстерә!
“Идел” журналы хезмәткәрләренең ел саен Сәләт-Биләр форумы ачылышына баруы күңелле гадәткә әйләнеп китте. Узган ел бөтен редакциябез белән көне буе саф һавада рәхәтләнеп ял итеп, көч алып кайтсак, кем кайда булу сәбәпле, рәсми ачылыш тантанасына быел үземә генә китәргә туры килде.
-
Җырчы Ландышның кызы эш күплектән “зарлана” [видео]
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә (Йәйә) күптән Инстаграм йолдызына әйләнде инде. Аның катнашындагы видеолар әллә ничә меңнән артык карау җыя.
-
Чаллыда шаһитлар яна торган машинаны видеога төшергән
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар балигъ булмаган балалар шаярып машинага ут төрткән булулары мөмкин дип фаразлый.
-
Әби дә эшләсә, бәбине кем карар?
Гомер озынлыгы арту кемнедер сөендерә, кемнеңдер эчен пошыра. Киләчәктә пенсионерлар күбәеп, хезмәт яшендәге кеше сизелерлек кимеячәк. Шул чагында пенсионерларны кем ашатыр? Кичә Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитеты утырышында сүзнең очы гел шул мәсьәлә тирәсендә әйләнде.
-
Шәмәрдәндә яшьләр көненә багышлап баскетбол ярышлары
7 июль көнне Шәмәрдән авылында яшьләр көненә багышлап баскетбол ярышлары үтте.
-
Кырымда беренче Сабан туйны Ринат Ибраһимов үткәрде
Әлеге бәйрәмдә Кырымда яшәүче һәм Кара диңгезгә ял итәргә килгән татарлар катнашты.
-
Федераль Сабан туенда батыр булып Муса Галләмов калды, ә машина башка көрәшчегә тапшырылды
Быел төп бүләк - Татарстан Президентыннан автомобильне батырлар арасында лотереяга уйнаттылар.
-
Россия җыелма командасы Хорватия командасына җиңелде
Дөнья чемпионатында Мисыр командасын җиңеп, тарихта беренче тапкыр вакытыннан алда Дөнья чемпионаты финалының 1/8 этабына чыккан Россия җыелмасы 8 июльдә Хорватия командасына оттырды. Шулай итеп,безнекеләр 1/4 финалда җиңелде.
-
День российской почты
Ежегодно во второе воскресенье июля в нашей стране отмечается профессиональный праздник работников почтовой связи — День российской почты, установленный Указом Президента РФ № 944 от 16 мая 1994 года.