Федераль Сабан туенда батыр булып Муса Галләмов калды, ә машина башка көрәшчегә тапшырылды
Яңалыклар

Федераль Сабан туенда батыр булып Муса Галләмов калды, ә машина башка көрәшчегә тапшырылды

Быел төп бүләк - Татарстан Президентыннан автомобильне батырлар арасында лотереяга уйнаттылар.

Бүген Чабаксарда уза торган федераль Сабан туе абсолют батыры билгеле булды. Тәкә Мари Элга Муса Галләмовка китә.

  • Мусаның федераль Сабан туенда икенче мәртәбә батыр калуы. Ул 2015 елда Красноярскида батыр калган иде.

Быел төп бүләк - Татарстан Президентыннан автомобильне батырлар арасында лотереяга куярга уйлаганнар. Бу хакта Муса "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте. 

Алты батыр арасында лотерея уйнатканнан соң, автомобиль ачкычын Чувашстанның Шыгырдан авылыннан Риназ Саттаровка тапшырдылар.

Фото: Гөлнар Гарифуллина

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев