8 декабрь 2018 яңалыклары
-
Артист Фәннүр Мөхәммәтҗанов аудиокитап яздырганда Хәсән Туфан тормышы белән яшәгән
Аудиокитапны Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.
-
Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре булуы көтелә.
-
Росрыболовствода кызыл уылдык бәясенең ике тапкыр кимүен хәбәр иттеләр
Бу сөләйман балыгын рекордлы күләмдә тоту белән бәйле, диде ведомство башлыгы Илья Шестаков.
-
Яр Чаллы театры актеры Фәнис Сәхәбетдинов үз-үзенә кул салган
Беренчел мәгълүматлар буенча иренең гәүдәсен мунчада хатыны тапкан.
-
Татарстан һәм Чехия арасындагы ветеран хоккейчылар матчында Миңнеханов иң яхшы уенчы булды
Казанда узган очрашу Татарстан хоккейчыларының җиңүе белән тәмамланды.
-
Казанның Совет районында гараж боксы яна
Башлангыч мәгълүматларга караганда, гараждагы автобусларның берсе янып киткән.
-
АЕРЫМ МЕНЮ ҺӘМ ТЬЮТОР БУЛЫРМЫ?
Инвалидлар ункөнлегендә районыбызда күптөрле чаралар уза. Өченчекөн социаль яклау бүлегендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның тормыш хәлен ничек итеп яхшырту турында сөйләштеләр.
-
Йортлы булу җиңелме?
Үз түбәң булуга ни җитә! Ләкин моңа каршы: “Юк, миңа үз йортым кирәкми!” – дип җавап бирүчеләр артмагае. Бүген фатир сатып алуга караганда, аны арендага алып тору күпкә отышлырак, дип фикер йөртүчеләр артканнан-арта, ди белгечләр. Авылда исә йорт-җирне салып ук бирәләр. Татарстандагы торак базарындагы вәзгыятьне “ВТ” хәбәрчесе дә өйрәнде.
-
Казахстан киләсе елдан латин графикасына күчә башлый
Казандагы генераль консул Еркин Тукумов әйтүенчә, латин графикасына беренче чиратта дәүләт учреждениеләре күченәчәк.