Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә
Юлларда бозлавык, урыны белән карт көртләре булуы көтелә.
Иртәгә, 9 декабрь көнне, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгеннән хәбәр итәләр.
Республикада болытлы һава, көндез – аязучан һава булуы көтелә. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кар, көндез кыска вакытлы кар явачак.
Юлларда - бозлавык, ә урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең фаразында.
Һава температурасы төнлә 4-9 градус салкын булачак. Көндез һава -2, - 7 градуска кадәр җылыта.
Фото: архив/Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев