9 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
“Ак Барс” хоккейчылары Чиләбедән җиңелеп кайта
“Ак Барс” һөҗүмчесе Михаил Глухов “Трактор” капкасына керткән алканы исәпләмәделәр.
-
Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә тәүлек буе Коръән уку оештырылды
Коръәнне ел дәвамында тәүлек әйләнәсенә чиратлап укыячаклар.
-
Быел Татарстанда БДИны видеога төшерү өчен 34 миллион сум сарыф итәчәкләр
Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы 85 уку йортында үткәреләчәк.
-
Татар җәмәгатьчелеге Фатыйх Кәримне искә алды
Казан шәһәренең Миславский урамында урнашкан 8 нче йортка Фатыйх Кәримгә истәлек тактасы урнаштырылган.
-
2019 елда Кырым республикасы Симферополь шәһәрендә яңа мәчет ачылачак
Россия мөселманнары Диния нәзарәте Кырымда яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә тора.
-
Җырчы Булат Җиһаншин Илһам Шакиров белән эксклюзив тиражлы махсус альбом чыгаруын әйтте
Җырчы сүзләренчә, әлеге альбомда Илһам Шакировның иске җырлары эшкәртелгән.
-
Татарстанда төнлә 28 градуска кадәр салкын булачак
10 гыйнварда республика юлларында бозлавык саклана.
-
Роберт Миңнуллин кем кубызына бии
Татарстанның халык шагыйре, соңгы арада блогер буларак танылып килүче Роберт Миңнуллинның инста тасмасы материалларга баеп кына тора. Роберт абый инстаграмга теркәлүгә, инстаграмын үзе алып барамы, максаты нинди? – дигән сораулар күпләрне кызыксындырган иде. «Инстаграмны үзем алып барам. Теркәлүнең төп максаты да аралашу, кешеләрне, дөньяны яңа яктан ачу» дип шәрехләде ул бер әңгәмәсендә.
-
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 833 бала туган
Ләйлә Фазлыева фикеренчә, бу - Яңа ел алып килгән иң шәп саннарның берсе.
-
Транспорт һәлакәте аркасында Казанның Дәрвишләр бистәсендә җитди бөке хасил булды
Юл-транспорт һәлакәте урыныннан видеоны авария шаһитының социаль челтәр битендә урнаштырганнар.
-
Каравылчыларны атарга теләгән Чаллы кешесе видеога эләккән
Ир-ат мылтык белән бинага бәреп кергән, әмма аны коралсызландырып өлгерәләр.
-
Казанның боз шәһәрчегенә 200 мең кеше килгән
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов “Казан” гаилә үзәгендәге үзәк чыршы мәйданчыгын уңышлы җирдә урнашуын әйтте.
-
Бадминтон буенча җыеннар
2019 елның 4-8 гыйнвар көннәрендә Тимершык урта мәктәбе базасында бадминтон буенча җыеннар узды, анда "Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары катнашты.
-
Хатынын кыйнаган Марат Бәшәров җәнҗалдан соң Франциягә киткән
Моннан берничә көн элек Марат Бәшәров хатыны Елизаветаны кыйнаган һәм аның борынын сындырган,- дип яза starhit.ru журналы. Лиза алынган җәрәхәтләрдән ярдәм сорап табибларга мөрәҗәгать итә. Тик актёр үзе әлеге хәл турында бик борчылмый бугай, чөнки бу көннәрдә аны кызы белән тау чаңгысы курортында күреп алганнар.
-
Танылган көрәшче Рәшит Хәбибрахманов вафат
Кичә 66нчы яшендә классик көрәш буенча СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы Рәшит Хәбибрахманов вафат булган. Татар һәм билбау көрәш вәкилләренә дә яхшы таныш ул.