Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар җәмәгатьчелеге Фатыйх Кәримне искә алды

Казан шәһәренең Миславский урамында урнашкан 8 нче йортка Фатыйх Кәримгә истәлек тактасы урнаштырылган.

Татар җәмәгатьчелеге бүген шагыйрьнең 110 еллыгы хөрмәтенә Фатыйх Кәримне искә алырга Казанның Миславский урамында урнашкан 8 нче йорт янына җыелды.

Шагыйрь фронтка Миславский урамында урнашкан шушы йорттан 1941 елның 30 декабрендә китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Йорт диварына шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган.

“Фатыйх Кәрим мылтык прикладына куеп 150 шигырь, җиде поэма, бер пьеса, ике повесть иҗат итә. Дөнья әдәбияты тарихында сугыш кырында иҗат итеп шулкадәр бай мирас калдырган башка әдип юктыр”, - диде искә алу мәрасимен алып барган Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт.

Ул Фатыйх Кәримнең авылдашы булган танылган журналист Римзил Вәлиевнең: “Фатыйх Кәримнең иҗаты – ул безнең рухи елъязмабыз” дигән сүзләрен искә төшерде.

Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова әтисе турында хатирәләр белән уртаклашты. “Мин әтиемне беренче бу йортта күрдем. Ул акланып бирегә кайтты. Миңа дүрт яшь иде. Мин аның йөзен хәтерләмим. Әти турында әни көндәлекләре һәм сүзләре аша беләм”, - диде ул.

Мемориаль такта янында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис һәм күренекле журналист, Фатыйх Кәримнең авылдашы Римзил Вәлиев чыгыш ясады. Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлышы Азат Абзалов катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Искә алу чарасында катнашучы язучылар шагыйрьнең истәлек тактасына чәчәкләр салдылар.

Язучылар һәм шагыйрьнең туганнары "Татарстан" радиосы архивында сакланучы Фатих Кәримгә багышланган тапшыру язмасын тыңларга һәм хатирәләр, фикерләр алмашырга Татарстан Язучылар берлегенә кайтып киттеләр.
 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев