Югары Шытсу авылында чишмәне тазарттылар
Район яңалыклары

Югары Шытсу авылында чишмәне тазарттылар

Чишмәләр яшәү көче бирә

Чишмәләр авыл халкы өчен бик  кадерле урын. Ул  – тарих, сафлык символы, туган җиребезгә булган мәхәббәтнең бер чагылышы. Шул кадерле чишмәне саклап калу, аны тагын да матуррак, уңайлырак итү өчен Югары Шытсу авылы халкы бергәләп өмә үткәрде.

Чишмә янындагы корган үләннәр алынды, территория чистартылды, су чыгу урыны казылып,  кое урнаштырылды. 

Авыл халкының бу матур гамәленә кушылып, эшне җиңелрәк итү өчен «ЕвроАкцент Саба» оешмасы да  ярдәм күрсәтте. Оешма директоры А. В. Красавин һәм урынбасары Р. Р. Сәлимҗанов тарафыннан бирелгән иганәчелек ярдәме материаллар алырга, эшне тизрәк тәмамларга мөмкинлек бирде. Бу ярдәм –  авылга карата ихтирамның, бердәмлекнең тагын бер күренеше.

Хәзер чишмә урыны тагын да чистарак, тагын да уңайлырак. бу изге эшкә өлеше тигән һәркемгә, иганәчеләргә рәхмәт. 


Нет комментариев