Шәмәрдән авылында Казан Изге Ана иконасы храмы ачылды
Район яңалыклары

Шәмәрдән авылында Казан Изге Ана иконасы храмы ачылды

Гыйбадәтханәне төзү 2018 елда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы белән башланган. Торгызу инициативасы белән Шәмәрдән авылында гыйбадәт кылу һәм дини йолалар өчен урын булдырырга омтылган җирле православие җәмгыяте чыга.

Бүген Шәмәрдән авылында Казан Изге Ана иконасы храмын ачу тантанасы булды. Гыйбадәтханәне төзү 2018 елда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан фатихасы белән башланган. Торгызу инициативасы белән Шәмәрдән авылында гыйбадәт кылу һәм дини йолалар  өчен урын булдырырга омтылган җирле православие җәмгыяте чыга. Мәхәлләнең настоятеле, иерей Артемий Петров, мәхәллә кешеләренең һәм хәйриячеләрнең тырышлыгын координацияләп, төзелеш эшләрен җитәкли.

Менә ул храм
Менә ул храм

Төзелеш архитектурасы  

Архитектура ягыннан гыйбадәтханә үзәк гөмбәзле һәм кыңгыраулы традицион православие бинасыннан гыйбарәт. Фасадлар Рус Православие архитектурасына хас декоратив элементларны кулланып классик стильдә эшләнгән. Гыйбадәтханәнең эчке пространствосы гыйбадәт кылулар һәм чиркәү йолаларын үткәрү өчен, каноник таләпләрне исәпкә алып, проектлаштырылган.

 Яңа төзелгән храмны изгеләндерү  йоласын  үтәргә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде. Аны татар кызлары  чәк-чәк, чәчәкләр, Кырбаш авылының “Нардуган”  ансамбле  җыр белән  каршы  алды.  Храмда җырларны Марина Литвиненко җитәкчелегендәге архиерей катнаш хоры башкарды.

Гыйбадәт кылуда Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, гыйбадәтханә мәхәлләләре һәм хәйриячеләр катнашты. Чиркәүне изгеләндергәннән соң митрополит Кирилл дин тотучыларны сәламләде.

“Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, кадерле туганнарым! Бу изге храмны изгеләндерү көне белән! Бүген барысы өчен дә чын бәйрәм — биредә яшәүчеләр һәм гыйбадәт кылучылар өчен генә түгел, ә кунакка килүчеләр өчен дә. Сезгә, кадерле Артемий атакай, ярдәмчеләрегезгә һәм Аллаһы йортын төзүгә кулын һәм йөрәген салган һәркемгә рәхмәт белдерәбез!

Хәзер сезнең алда тагын да мөһимрәк бурыч тора. Сез зур һәм озын юлда беренче адымны ясадыгыз, ә алга таба гыйбадәтханәне дога белән тутырырга кирәк. Монда мөмкин кадәр ешрак гыйбадәт кылыгыз һәм дога кылыгыз, зарлануга, ачулануга һәм усал сүзләргә урын булмасын. Ышанам ки, бу гыйбадәтханәдә җыелачак дин тотучылар чын рухи гаилә булсын”, – диде  ул.

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл 

Изгеләндерү чины тәмамлангач, архипастырь гыйбадәтханәдә Илаһи литургияне җитәкләде. Иерей Роман Ермолаев вәгазь сөйләде.

Архипастырь чиркәү настоятеле иерей Артемий Петровка хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аңа Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кириллның Татарстан митрополиясенә беренче визиты барышында яңа мәхәлләләргә таратырга фатиха биргән Инҗилләрнең берсен тапшырды. Догалы истәлеккә мәхәлләгә изге Сергий Радонежский иконасын бүләк итте.

"Бу образ храмда Изге Сергийның төп васыятен искә төшереп торсын. Мәхәббәт һәм бердәмлек белән бу җирдә изге православиене расларга тырышыгыз", – диде архиерей.

Аннары митрополия башлыгы яңа изгеләндерелгән храмның хәйриячеләренә һәм хезмәтчәннәренә епархия бүләкләре тапшырды.

Бүләкләүләр, Грамоталар, Рәхмәт хатлары

Изге Гурий Казанский медальләре храм төзелешенең төп хәйриячесе Виктор Сидорукка, иерей Артемий Петровка, Наил Гыйздәтуллинга, Казан Мәрьям Ана иконасы медальләре  Елена Никитинага, Аделя Хисамиевага һәм Мария Петровага бирелде. Марат Кәримов һәм протоиерей Евгений Романов архиерей грамотасы белән бүләкләнделәр. Александр Соловьев, Юрий Золотарев, Сергей һәм Алексей Красавиннар, Марат Ибраһимов, Владимир Бусарев, Игорь Нәүрүзов һәм башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары Илнур Котдусовка Рәхмәт хатлары тапшырылды.

   Марат Кәримов Шәмәрдән халкына Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның сәламләвен җиткерде, гыйбадәтханәне төзүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм дин тотучыларны якынлашып килүче Казан Изге Ана иконасы бәйрәме, шулай ук Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.

Архиерей гыйбадәт кылуда катнашучыларга изге Николай Чудотворец иконаларын өләште.

Соңыннан керәшеннәрнең  "Нардуган” ансамбле рухи җырлар башкарды.

Күрше районнардан да  килгәннәр

    Гыйбадәт  кылырга  күрше районнардан да  килгәннәр  иде. Шуларның берсе Любовь Сергеева Кукмара районы Үрәсбаш авылыннан булып  чыкты.

“Узган  ел митропилит безгә дә килеп  китте. 2013 елда храм төзү турында бертуган Валерий һәм Анатолий Тимофеевлар, җирлек башлыгы, халык белән сөйләшеп, киңәшләштек тә, төзелеш башларга рөхсәт алу өчен Кукмара чиркәү округы благочинные протоиерей Сергий атакайга мөрәҗәгать иттек. Ун ел вакытны алса да, эшебез  яхшы барды.  Нәтиҗәдә, авыл уртасында яңа, якты, нурлы храм калкып чыкты. Барысы да җиһазланды панихидалар  өчен иконостасыбыз да бар. Мин Шәмәрдәнгә 7 елга  якын эшләгән вакытны  сагынып, шушы нигезгә иман  укырга  килдем. Саба, Лесхоз   ягында үрәсбашлар бар, аларга  кайнар  сәламемне җиткерәм”,–диде Любовь Сергеева.

Фәнил Мәүлетов.


Нет комментариев