30 октябрьдә Арча шәһәрендә 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге узды.
Әлеге ярышларда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «ОЛИМП» спорт мәктәбе көрәш бүлеге спортчылары, тренер Илдар Ермолаев җитәкчелегендә, актив катнашып, үз авырлык үлчәүләрендә призлы урыннар яуладылар. 32 кг авырлыкта: Хамитов Рияз — III урын; 38 кг авырлыкта:Хамитов Ранель — II урын; 40 кг авырлыкта: Хасаншин Нияз — III урын; 80 кг авырлыкта:Рәхимов Эльмир — III урын.
Афәрин, егетләр! Яшь көрәшчеләребезне һәм аларның тренеры Илдар Ермолаевны уңышлы чыгышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Нет комментариев