«Салават күпере» балалар театр коллективы «Сәхнә-күңел көзгесе» театр фестивале призеры булды
Район яңалыклары

«Салават күпере» балалар театр коллективы «Сәхнә-күңел көзгесе» театр фестивале призеры булды

«Театр яктылыкка, нурга илтә»

 Кече Шыңар авылының Гөлсем Рабгетдинова җитәкчелегендәге «Салават күпере» балалар театр коллективы Биектау районының Усады авылында Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами исемендәге «Сәхнә-күңел көзгесе» төбәкара театр сәнгате конкурс — фестивалендә катнашты. Коллектив Нәби Дәүлинең «Җырлап үткән җәй» пьесасын тәкъдим итте, Кубок һәм 3 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Балаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.


Нет комментариев