Татарстанда уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артып китте
Район яңалыклары

Татарстанда уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артып китте

Республикабыз уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артып киткән Россия төбәкләре рәтенә керде.

16+

Татарстанда уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артып китте

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бер ел эчендә мондый субъектлар саны 12 дән 17 гә кадәр арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматларына таянып, ТАСС хәбәр итә.

2026 елның октябрендә уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан арткан төбәкләргә Татарстан, Амур өлкәсе, Байкал арты, Красноярск һәм Хабаровск крае кушылган.

Бер ел элегрәк исемлеккә Мәскәү, Санкт-Петербург, Магадан, Мәскәү, Мурманск һәм Сахалин өлкәләре, Камчатка крае, Ненец, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округлары, Чукотка һәм Якутия кергән иде.

Россиядә уртача хезмәт хакы 2026 елның августында 103 014 сум тәшкил иткән.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-urtaca-xezmat-xaky-100-men-sumnan-artyp-kitte-5931443


Нет комментариев