Иләбәрдә яшәүче Рәзимә Зиатдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Район яңалыклары

Иләбәрдә яшәүче Рәзимә Зиатдинованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов, «Игенче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов тәбрикләде.

Рәзимә Ибраһим кызы Зиатдинова 1936 елның 2 ноябрендә Шекше авылында туа. Шекшенең җидееллык мәктәбендә 7 класс белем ала. Аннары Мәскәүдән ерак булмаган Конакова дигән җиргә бер ел торф чыгарырга бара. Аннан кайткач Леспромхозда такта юлда ремонт эшләрендә эшли. Мәктәптә балаларга ашарга пешерә. Җыештыру эшләре дә йөкләнә.

1955 елда Лесхозга тормышка чыга. 1956 елда беренче баласы Наил туа. Тормышы барып чыкмый һәм бала белән әнисе янына Шекшегә кире кайта. Тормыш авыр булганлыктан, колхозда төрле эшләрдә эшли. Баласын әнисе карап тора.

1960 елда Чиләбе шәһәренә кирпич заводына эшкә китә. Анда бер ел эшли, баласы авырту сәбәпле кире кайта. Монда кайткач ПМК-12 дә урнашкан җитен комбинатына эшкә керә. Шунда эшләгәндә 1965 елда Иләбәр авылы егете Зиатдинов Әмингә тормышка чыга.1966 елда уллары Рөстәм туа. 1967 елда Киров исемендәге колхозга фермага сыер саварга эшкә керә.

1968 елда кызы Рәзифә дөньяга килә. Баласына 6 ай булгач, яңадан үз эшенә чыга. Баланы өйдә әби-бабасы карый.Рәзимә апа 1991 елга кадәр колхозда сыер сава һәм лаеклы ялга чыга.Тормыш иптәше белән ике ул, бер кыз үстерәләр. 2005 елда олы улы дөнья куя. Тормыш көйле генә барганда, 2010 елда тормыш иптәше дә вафат була. Бүгенге көндә Рәзимә апаның ике баласы исән-саулар. Аның 6 оныгы 8 оныкчыгы бар.

Рәзимә апа хәзерге көндә кызы Рәзифә тәрбиясендә яши.

 


Нет комментариев