Район үзәк китапханәсендә якташыбыз — доцент, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Галиеваның батыр райондашыбыз истәлегенә багышланган «Кайтыр юллар өзелмәсен» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Бу чара башкаларыннан нык аерыла торган, йөрәкләрне кузгатырлык, күз яшьле бер очрашу булды.
Радик Исхаковның тормыш юлы
Радик 1976 елның 7 ноябрендә Оренбург өлкәсенең Гай районы Поповка авылында туа. Әти‑әнисе – яшь гаилә Сания һәм Ризван Исхаковлар 1975 елда вербовка белән Оренбург өлкәсенә китеп урнаша. Биредә биш ел яшәгәч, 1980 елда Туктар авылына күченеп кайталар. Радик Килдебәк урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң Саба һөнәр училищесында белем ала, аннары армия сафларында хезмәт итә. Чечняда барган хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
Хезмәттән курыкмаган, төзелеш эшләрен яратып башкарган ир‑егет 2023 елның 13 июлендә үзенең бөтен тормышын үзгәртерлек карар кабул итә: контракт нигезендә махсус хәрби операция зонасына китә. Чираттагы сугышчан операция вакытында каты яраланып, 2024 елның 3 мартында батырларча һәлак була.
«Бу китапны язу җиңелләрдән булмады. Чөнки темасы шундый, һәрберсен күңел аша үткәрергә кирәк… Радик — минем өченче буын туганым. Китапта сурәтләнгәннәр — минем күз алдында булган язмышлар… Повестьны язуның тагын бер авыр ягы — биредәге геройларның чын кешеләр булуы. Чөнки биредә Радик үзе дә, әти‑әнисе дә үз исемнәре белән бирелде. Тормышта булган вакыйгалар берсе дә үзгәрмәде», — дип сөйләде китапның авторы Рәсимә Галиева.
Әни сүзе: сагыну, горурлык һәм соңгы очрашу истәлекләре
Радик Исхаковка багышланган китапны тәкъдир итү кичәсендә әнисе Сания ханым һәм кызы Илзинә катнашып, аларның күзләрендә хәсрәт белән бергә, горурлык хисләре дә чагыла кебек иде. «Китап ошады, елый‑елый укыйбыз… Улымны сагыну хисе кимеми, аның ярасы бик тирәндә… „Туган ягыма беренче тапкыр аяк бастым“, — дип әйткән… 1994 елда иртән военкоматка чакырдылар, „Әни, ашларыгызны пешерә, табыннарыгызны кора торыгыз, миңа бүген сәгать 15.00дә Татвоенкоматта буласы“, — дип шалтыратты», - дип сөйләде күз яшьләре аша Сания ханым Исхакова.
Сабакташлар һәм укытучылар сүзе: Радик турында хатирәләр
Сабакташы — Килдебәк урта мәктәбе директоры Нияз Мәүлетов, сыйныф җитәкчесе Люция Нуриәхмәтова Радик Исхаков белән бәйле хатирәләрне яңарттылар. «Бик кызганыч, классымдагы ике укучым махсус хәрби операциядә һәлак булдылар. Радик җитезлеге, активлыгы белән аерылып торды, иптәшләрен рәнҗетергә бирми иде… Теләсә кем мондый эшкә бара алмый. Ә Радик шундый егет иде», — дип искә алды укучысы турында Люция ханым.
Йөрәк түреннән чыккан шигырьләр
Күпме авырлыклар күреп тә, күңел йомшаклыгын, самимилеген югалтмавын Радикның йөрәк түреннән чыккан шигырьләре дә раслый. Аларның барысы да дошманга нәфрәт, Ватанга чиксез мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Китапта аларның күбесе урын алып, әлеге басма нәкъ берсенең исеме белән аталган.
Кичәнең рухи бизәге: чыгышлар, җырлар, театральләштерелгән тамаша
Әлеге чарада чыгыш ясаучылар Рәсимә Галиеваның никадәр кыю эшкә алынганлыгын ассызыкладылар. Кичәдә Радик Исхаковның 9 яшьлек кызы Илзинә башкаруындагы җыр да үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән әтисенең каһарманлыгын тагын бер кат гәүдәләндерде. Чараны алып баручы Гөлинә Галимбәкова чыгышы, район китапханәчеләренең театральләштерелгән тамашалары, Балалар сәнгать мәктәбеннән Гөлфинә Ярмөхәммәтова, район мәдәният йортыннан Айнур Габделхаковның йөрәкләргә үтеп керә торган җырлары тыныч тормышның кыйммәтен аңларга чакыра иде.
Нет комментариев