Гаилә фестивале: команда булып туплану  уңышка китерә
Район яңалыклары

Гаилә фестивале: команда булып туплану уңышка китерә

Узган җомгада Саба урта мәктәбе базасында «Беренчеләрне чакыру» Бөтенроссия проекты кысаларында «Гаилә командасы» спорт фестивале узды.

 

 

   Узган җомгада Саба  урта мәктәбе  базасында  «Беренчеләрне чакыру» Бөтенроссия проекты кысаларында «Гаилә командасы» спорт фестивале уздырылды.

Хәрәкәттә булу – Россия белән
Хәрәкәттә булу – Россия белән

   Максатына  килсәк, яшьләрне, шулай ук аларның гаиләләрен физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү,  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирү. Чара районның  6 яшьтән өлкәнрәк балалары булган 10 гаиләсен берләштерде. Алар гимназия, “Оникс” мәгариф  үзәге, лицей,  Югары Симет, Шекше, Явлаштау, Эзмә, Тимершык, Саба урта мәктәпләре данын  якладылар. Гаиләләрдәге балаларның барысы да  спортка тартылган, әни-әниләр үзләре дә  формада  икәнлеген  беркем дә инкарь итә алмас. Физик  культура – аларның гаилә традициясе икәнлеге әллә каян  күренеп тора. 

 Аннары һәр гаилә үз командасы өчен уйлап тапкан исем һәм девиз белән таныштырды. Биктимировлар (Тимершык мәктәбе) – “Тимер”, Петровлар  (Явлаштау) – “Кояш нурлары”, Гатиятовлар (Шекше) –“Очкын”, Батталовлар (“Оникс”) –“Гаилә”, Бәшәровлар (Саба  урта  мәктәбе) –“Бөркетләр”, Шәйхуллннар (Эзмә урта мәктәбе) – “Киләчәк өметләре”, Сергеевлар (лицей) – “Шәмәрдән”, Хәсәновлар (Килдебәк) – “Энергия генераторы”,  Шәмсевәлиевлар (гимназия) –“Алга”, Шакировлар (Югары Симет) –“Нык гаилә” дигән  исемнәрне  сайлаганар  иде.  

 

Сәламләүне  алкышлар бүлде

Катнашучыларны  Татарстан Республикасы “Беренчеләр хәрәкәте” иҗтимагый оешмасының “Спорт”, “Сәламәт  яшәү рәвеше”, “Инклюзия” юнәлешләре җитәкчесе Айдар Нургалиев сәламләде. Хөкемдарлар гаиләләрне өч категориягә бүлде: 6-9 яшьлек, 10-13, һәм  14-17 яшьлек балалылар. Командаларны төрле сынаулар көтә иде: йөгерү, эстафета, гимнастика эскәмиясендә иелү, озынлыкка  сикерү, аркада  яткан   килеш гәүдәне  күтәрү, идәннән этелү, кулларны  алга  сузып  чүгәләү һәм  “Бәрәңге  утырту” гаилә эстафетасы дисциплиналары.  Һәр командадан җитезлек, чыдамлык, төгәллек һәм бергәләп эш итә белү соралды.

Беренче төркем призерлары 

Өч сәгатькә якын дәвамында барган мавыктыргыч ярышлар бик оешкан төстә күңелле узды. Бу вакыт аралыгында  ярышта катнашучылар да, җанатарлар да бәйрәм, җылылык һәм үзара хөрмәт атмосферасында яшәде. Биредә гаилә командалары чыдамлык, рух ныклыгы һәм бердәм команда була белүләрен күрсәтә алды. Эстафетада иң күп балларны Килдебәк, Саба  урта  мәктәпләре  командалары  тупласа,  идәннән этелүдә һәм чүгәләүдә Айсылу һәм  Айдар Шәмсевәлиевларга тиңнәр  булмады.

Девизны белеп  сайлаганнар

Олыяздан Шәйхуллиннар
Олыяздан Шәйхуллиннар 

Соңгы  нәтиҗәләрне  чыгарганда 14-17  яшьлек балалары белән катнашкан  гаиләләр арасында Олыязда яшәүче Фиргать һәм  Люзия Шәйхуллиннарның 370 очко җыйганлыгы  ачыкланды. Шулай итеп, “Максимум көч, максимум  көлке, уңыш, берсүзсез, булачак безнеке” девизын  сайлаган, составына мәктәп  укучылары  Эльмира Шәйхуллина белән Камилә Әхмәтова  кергән команда җиңүгә иреште. Биктимировлар – 2нче, Шәмсевәлиевлар 3нче  урынны   алды.

 

Икенче төркемдә – 10-13  яшьлек балалары белән катнашкан  гаиләләр арасында беренчелек Бәшәровлар гаиләсенә бирелде. Гатиятовлар һәм Бәшәровлар призерлар  булды.

Фестивальгә 6-9 яшьлек балаларын әзерләгән гаиләләр ярышында уңыш Батталовларга  елмайды.     

   “Без ”Оникс” мәгариф үзәген яклар өчен  килдек һәм барлык дисциплиналарда сынатмыйча катнашып, җиңүгә ирештек. Барыбыз да бик шат, чакырганнары  өчен зур рәхмәт. Алай зурдан кубып әзерләнмәдек инде. Чөнки улым Алим, кызым Алинә спорт белән даими шөгыльләнә. Үзем өйдә гимнастика ясыйм. Ирем Алмаз да спорттан чит кеше түгел Мин “Алмаз” мебель компаниясендә  инженер-проектлаучы булып  эшлим, тормыш иптәшем үзмәшгуль. Сәламәт яшәү рәвеше  алып барабыз”,– диде Алия Батталова. “Миңа бик ошады. Урра!”– дип  сүзгә кушылды кызлары Алинә.

Командаларны бүләкләү тантанасында Айдар Нургалиев, район мәгариф  идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча  урынбасары Нәркиз Мифтахова катнашты.

Алып баручылар әйткәнчә, барлык  сынаулар  уңышлы  узылды һәм  һәр гаилә – җиңүче. Чөнки команда буларак эш иттеләр. Әмма, иң мөһиме, баллар түгел, ә катнашучылар  үзләре белән алып киткән хисләр-кичерешләр.

Фәнил Мәүлетов. 


Нет комментариев