9 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
«НИ ӨЧЕН?»: ҖИЛӘК-ҖИМЕШЛӘР
“Ни өчен?” сәхифәсенең күптәннән күренгәне юк иде. Ә бит без белеп бетермәгән кызыклы фактлар шундый күп. Әйдәгез, бүген сәхифәне җиләк-җимешләргә багышлыйк. Ни өчен ананас телне әчеттерә? Ни өчен күп илләрдә Яңа елда мандарин һәм әфлисун ашыйлар? Ни өчен грейпфрут иң файдалы җиләк-җимеш булып санала?
-
Татарстан аграрийларына гектарына 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашламалар җыярга кирәк булачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен гектарына 70 килограммнан да ким булмаган күләмдә минераль ашлама кертергә тәкъдим итә.
-
Сотников экипажы «Дакар» раллиеның бишенче этабында беренче урын алды
Икенче һәм өченче урыннарны шулай ук «Камаз-мастер» вәкилләре - Антон Шибалов һәм Андрей Каргинов яулады
-
Кичәге авиаһәлакәттә кемнәрнең гомере өзелүе билгеле булды
Кичә иртән Тегераннан Киевка очкан Boeing 737-800 самолеты күккә күтәрелеп ике минут узганнан соң һәлакәткә тарыды.
-
Өйдә майонез ясау ысулы
Өйдә ясалган майонезның төрле рецептлары билгеле, зәвыгына карап тәмләткечләр, консервантлар өстәүчеләр дә бар. Ничек кенә булса, да уңган хуҗабикләр өйдә ясалган майонезны кибетнекеннән күпкә тәмлерәк һәм файдалырак чыга, дип саный. Иң гади һәм тәмле рецептларның берсен сезнең белән дә уртаклашырга булдык!
-
Волейбол ярышы
7 январь көнне Югары Симет мәдәният йорты спорт залында, яшьләр инициативасы белән оештырылган , ир – егетләр арасында волейбол ярышы үткәрелде. Ярышта Арча районы Алан, Курса һәм Мичән,Симет, Тимершык авылларыннан командалар көч сынашты. Курса командасы 1,Симет командасы 2, Тимершык командасы 3 урынны алды.
-
Синоптиклар Татарстанда көчле буран һәм бозлавык турында кисәтә
Буран аркасында юлларда күз күреме 1-2 километрга кадәр начарланырга мөмкин.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә 2020 нче елның 1 нче заезды
2020 нче елның 9 нчы гыйнварында «Балкыш» тернәкләндерү үзәгенә 24 социаль хезмәт алучылар килде. Аларны тернәкләндерү үзәгенең җитәкчесе Ахмадеева О.И. үзәк хезмәткәрләре һәм үзәкнең эшләү тәртибе белән таныштырып үтте. Шулай ук социаль хезмәт алучылар белән Закирова Р.К. “Танышу кичәсе” уткәрде.
-
Йөзгә якын татарстанлы гомрә кыла
Гомрә кылган беренче төркем Казанга 16 гыйнварда кайтып җитәчәк.
-
Быел Россиядә яңа федераль белем бирү стандартларын расларга ниятлиләр
Яңа стандартлар укучы кайсы сыйныфта, нинди минимумны үзләштерергә тиешлеген билгеләячәк.
-
Гүзәл Уразова Илсөя Бәдретдинованың туган көн бүләген алгач аңа шалтырата
Кичә, 8 гыйнвар көнне, Гүзәл Уразова туган көнен билгеләп үтте. Узган ел сәхнәдә аңа сарык бүләк итәм дип вәгъдә иткән Илсөя Бәдретдинова сүзендә торган: сарык бүләк иткән. Бу бүләктән соң Гүзәл Илсөягә шалтыратып рәхмәтен җиткерә һәм бу мизгелне видеога төшерә.
-
Ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак
Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана.
-
Кече Шыңар мәдәният йортының "Нур" халык театр коллективы чыгышы
Кече Шыңар мәдәният йортының "Нур" халык театр коллективы Мишәбаш авылы тамашачылары каршында чыгыш ясады, Р.Мохсинованың "Кайнар токмачлы аш"музыкаль комедиясен күрсәтте. Спектакль җырлы-биюле күренешләргә бай, тамашачылар тарафыннан бик җиңел һәм күңелле кабул ителә, алар яшь артистларны алкышларга күмделәр.
-
Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Бәйге 2020 елның 25 гыйнварында Ютазы районы Урыссу бистәсендә үткәреләчәк.
-
Эльмира Кәлимуллина Истанбулда ике мең тамашачы каршында чыгыш ясады
Ул Россия-Төркия туризмы һәм мәдәнияте елын ябу концертында Россиядән бердәнбер татар милләте вәкиле буларак катнашты.