9 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Елыш авылында мәчет төзелеше
Елыш авылы мәчетенең эчке өлешендә төзелеш эшләре дәвам итә. Тәһарәтханә бүлмәсе эшләнеше төгәлләнү ягында.
-
Берничә солдат һәм офицерны атып үтергән Шәмсетдинов гафу үтенде
Солдатның хаты социаль челтәрләрдә дөнья күргән.
-
SabaBalahoner муниципаль программасы кышкы каникул көннәрендә дә эшләде
Кышкы каникул көннәрендә, SabaBalahoner муниципаль программасы кысаларында, сәләтле балалар мәктәбенең 1 сыйныф укучылары күп төрле станцияләрдә булдылар һәм яңа профессияләр белән таныштылар.
-
«Яңа ел шатлыклары»
6 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Яңа ел шатлыклары» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрделәр. Конкурс һәм биремнәрнең темасы Саба районына багышланган иде. Чара темасы буенча китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Балалар өчен "Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел"дип исемләнгән чара
Кече Шыңар мәдәният йортында балалар өчен "Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм Кар кызы чыгышы белән башланып китте. Барлык балалар да түгәрәккә җыелдылар, боз сөңгеләре эзләү буенча тылсымлы конкурсларда катнаштылар, биеделәр һәм Кыш бабайны чакырдылар. Кыш бабай музыкаль котлау белән килеп керде. Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән чыршы тирәсендә җырлап-биеп әйләнделәр, балалар сөйләгән шигырьләрне игътибар белән тыңладылар. Бәйрәм ахырында лотерея оештырылды. Балалар бу чарадан бик канәгать калдылар, татлы бүләкләр алдылар.
-
Рөстәм Миңнеханов тагын бер кызның теләген чынга ашырды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда яшәүче Айгөл Хәйруллинага Магнитогорскиның «Металлург» хоккей командасы белән «Ак Барс» хоккей командасы уенына билет бүләк итте.
-
Андрей Каргинов «Дакар» раллиеның өченче этабында отты
Икенче булып «МАЗ» дан белорус Сергей Вязович килде.
-
Татарстан беренче тапкыр чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы этабын кабул итә
Ярышлар 8 гыйнварда Зәйдә башланды һәм 12 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
-
«Куркыныч түгел» — Зөлфәт Зиннуров гаиләсе белән гадәти булмаган ял оештырган
Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров гаиләсе белән күңелле ял оештырган. Әлеге күңелле ял мизгелләреннән фото-видеоларны ул инстаграмда язылучыларына да күрсәтте.
-
Айрат Сафин & DJ Радиктан өр-яңа клип
Айрат Сафин & DJ Radik 2019 ел декабренең кыл уртасын Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә уздырды. Ял итү түгел, эш иде бу. 14-16 декабрь көннәрне егетләр монда клип төшерде. Видео үзен озак көттермәде - әзер дә булды. Айрат Сафин & DJ Radik башкаруында “Син мине” клибы.
-
Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 нче елда кыска эш атнасы турында сөйләде
Россиялеләрне 2020 елда сигез кыскартылган эш атнасы көтә, дип хәбәр итте РИА Новостига Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец.
-
Казанның «Франт» сәүдә үзәгендәге этеш-төртешне видеога төшергәннәр
Сәүдә үзәгендә гипермаркет ябылу сәбәпле, ташламалы сату оештырылган.
-
Чаллыда табиблар пенсионер йөрәгеннән зур тромб алган
Аяк балтырыннан гигант тромб өзелеп кан әйләнеше системасы буенча менгән һәм йөрәктә калган.
-
«Ак Барс» хоккейчылары, бер алка да керттермичә, җиңү яулады
«Ак Барс» — «Металлург» уены исәбе — 2:0.
-
Лаеш районында авариядә унбиш яшьлек кыз һәм дүрт олы кеше зыян күргән
Казан — Оренбург трассасында Егорьево авылы янында ике «Шкода Рапид» кара-каршы бәрелешкән.