Чаллыда табиблар пенсионер йөрәгеннән зур тромб алган
Аяк балтырыннан гигант тромб өзелеп кан әйләнеше системасы буенча менгән һәм йөрәктә калган.
Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиблар пенсионер хатын-кызның йөрәгеннән зур тромб алган. Бу хакта хастаханәнең социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.
67 яшьлек хатын медучреждениегә миокард инфаркты белән керә. Уңышлы аортокорон шунтированиесеннән соң ике көн үткәч, пациенткага контроль УЗИ билгеләнә. Аппарат тибүче йөрәк эчендә зур тромб булуын күрсәтә.
Барлык бүлек табибларын чакырып, шунда ук консилиум җыйганнар. Алар аяк балтыры венасыннан тромб аерылган, йөрәккә барып җиткән һәм тумыштан йөрәк кимчелеге аркасында шунда кысылып калган дигән уртак фикергә килгән.
Теләсә кайсы вакытта ул кан әйләнеше системасы буенча башка органнарга барып җитәргә һәм санаулы минутларда үлемгә китерергә мөмкин. Ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк була.
Ашыгыч һәм бик киеренке операция өч сәгать чамасы дәвам иткән. Нәтиҗәдә, табиблар тибүче йөрәктән тромб чыгара алган. Табиблар билгеләп үткәнчә, мондый очрак белән хастаханәнең иң тәҗрибәле кардиохирурглары да беренче тапкыр очрашкан.
Фото: скриншот инстаграм
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев