9 июнь 2015 яңалыклары
-
Ирләрнең кадерле чагы, бу хакта үзләре генә белми
Ирләрнең кадере бетте, тормыш хатын-кызлар кулына күчте, дип еш зарланалар. Ә бит уйлап карасаң, нәкъ киресе булып чыга тормышта. Ир-атларның дәрәҗәсе артты хәзер. Бу хакта үзләре генә белми. Әнә бит гаиләләрен ташлап чыгып китү берни тормый кайберләренә. Чөнки андыйларны кабул итәргә әзер булган башка хатын-кызлар җитәрлек. Бергә 20 ел яшәгәннән...
-
Башта уенчык, аннары чын мылтык
Узган ел Мәскәүнең Отрадное районы мәктәбе укучысы "4ле" билгесе куйган өчен укытучысын атып үтергән, бер полиция вәкиленең гомерен өзгән, икенчесен яралаган иде. Инде Мәскәү генә түгел, Казан укучылары да кулына корал ала башлады. Берничә көн элек 16 яшьлек үсмер пневматик коралдан атып, 12 яшьлек малайны җәрәхәтләде. Тыныч холык әле берни...
-
500 сум күләмендә ришвәт бирергә маташкан 65 яшьлек пенсионер суд каршында җавап тотачак
Юл-патруль хезмәте инспекторына ришвәт бирергә маташкан 65 яшьлек С. Ж. ка карата кузгатылган җинаять эше Буа районы судына тапшырылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. 6 май көнне ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәткәрләре, Казан - Ульяновск автомобиль юлы участогында патрульдә торганда,...
-
Татарстанда рус теленнән БДИ өчен 34 укучыга – "2"ле
Кичә кич мәҗбүри фән - рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре билгеле булды. Шунысы сөендерә: Татарстанда уртача күрсәткеч 3 баллга югары күтәрелгән. Быел ул 69 балл булган. Узган ел 65,8 балл иде. Татарстанның 57 укучысы рус теле имтиханын 100 баллга тапшыра алган. Узган уку елында аларның саны 69 иде....
-
Теләче районында “Рено Сандеро” йөртүчесе юлдан түбән капланып һәлак булган
Теләче районында килеп чыккан юл һәлакәте нәтиҗәсендә 1977 елгы ир-ат һәлак булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге. Кичә сәгать 17.43тә Казан - Шәмәрдән юлының 71нче чакрымында "Рено Сандеро" автомобиле йөртүчесе, фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан түбән төшеп каплана....
-
Кредит һәм бурычка акча бирүне рекламалау рөхсәт ителми
Административ хокук бозу кодексына үзгәрешләр кертүне таләп иткән шул хактагы канун проекты Дәүләт Думасы карамагына тапшырылган.
-
Лаешта хәзинә тапканнар [+фото]
Бу хәзинәгә «Радость детства» фондының эшчеләре Лаеш шәһәренең мәктәп теплицасы булачак урында казу эшләрен алып барганда тап булалар. Татпресса.ру
-
Автобус белән юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 6 кеше ТР һәм Түбән Новгород хастаханәләрендә кала
21 нче май көнне Түбән Новгород өлкәсендә килеп чыккан һәлакәттә зыян күргән 17 кешенең 6сы стационар дәвалануда кала бирә, шул исәптән - 2 бала. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Н. А. Семашко исемендәге Түбән Новгород өлкәсе клиник хастаханәсендә катнаш имгәнүләр бүлегендә 3 кеше ята: берсе - уртача...
-
"Минем шәһәрем. Минем сәләтем" [фоторепортаж]
-
Саба районында үткәрелә торган "Сабантуй" бәйрәмнәре буенча сораштыру
Хөрмәтле райондашлар! Саба районында үткәрелә торган "Сабантуй" бәйрәмнәре буенча сораштыруда катнашырга чакырабыз!
-
Татарстанда 15 яшьлек яшүсмер үз-үзенә кул салган
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары республиканың Югары Ослан районында балигъ булмаган затның үз-үзенә кул салу факты буенча җинаять эше кузгаткан. "Татар-информ" МА на ведомстводан хәбәр итүләренчә, 15 яшьлек асылынган яшүсмергә йортының верандасында дусты тап булган. Бу вакытта малайның әти-әнисе өйдә булмаган. Яшүсмернең үз-үзенә кул салу сәбәпләренең берсе җавапсыз...
-
Казанга Дмитрий Медведев килә
Бүген, 9 июньдә, төштән соң Казанга РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев килә. Аэропортта аны Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов каршы алачак. Эш сәфәре кысаларында Дмитрий Медведев Казан янәшәсендәге XXI гасырда төзелгән беренче Россия шәһәре Иннополисны рәсми ачу тантанасында катнашачак. Шулай ук Хөкүмәт рәисенең илнең икътисадый модернизация һәм инновацион үсеш буенча РФ Президенты...
-
Коммуналь хезмәтләр өчен 4 миллион сум язганнар
ТКХ хезмәтләре өчен бер иргә 4 098 413,36 сум акча килгән. Бу хәл Казанда Айдар Садыйков дигән популяр тамада белән була. Түләргә дип банкка килгәч кенә ул сумманың 4 098 сум гына түгел, ә 4 миллионнан артык булуын күреп ала. Иргә тиз арада яңадан хисап ясарга вәгъдә биргәннәр. Әлмәт таңнары
-
"Әрмән түгел, мин татар" - Венер Салимовтан өр- яңа клип
Берничә көн элек җырчы Венер Салимов "Әрмән түгел, мин татар" дип аталган җырына төшерелгән клибын тамашачыларга тәкъдим итте. Карап карыйк: Туйлар.ру