10 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
"Патшаларча" ватрушка рецепты
Эремчекле пирүкнең кунаклар килсә дә, кичке аш табыннарында да бик лаеклы урыны бар. Иң җиңел пешерә торган пирүкләрнең берсе бу! Рецептын тәкъдим итәбез.
-
Салават Фәтхетдинов командасы Филүс Каһиров командасына каршы футбол уйнаячак
12 гыйнварда «Ак Барс» Көрәш сараенда «Турнирмикрофон» турнирында татар җырчыларының җыелма командасы, татар журналистларының һәм алып баручыларның җыелма командалары катнаша.
-
Бүген Сабада 2020 елның беренче никахы теркәлде. Альбина һәм Инсаф Дәүләтҗановларны законлы никахлары белән котлыйбыз!
Фоторепортаж.
-
Татарстан хатын-кызлары онкодиспансерда маммографияне түләүсез уза алачак
Әлеге чара кысаларында 50 яшьтән 69 яшькә кадәрге хатын-кызлар тикшеренә ала.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләре булган яшь кадрларга ярдәм итәргә теләк белдерә
«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен үстерү буенча креатив идеяләре булган квалификацияле яшь кадрларга ярдәм итәргә теләк белдерә, шуңа күрә Халыкара авыл яшьләре конгрессын Казанда үткәрү идеясен бик теләп хупладык. Әлеге мәйданчык авыл яшьләре хәрәкәтен һәм авыл территорияләре киңлеген үстерү мәсьәләләре буенча чит илләр хезмәттәшләре белән тәҗрибә алмашырга ярдәм итәчәк», - дип, хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.
-
Балалар сәнгать мәктәбенең педагогик советы
10 январь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә 2019-2020 нче уку елының 1 яртыеллыгында мәктәпнең методик, тәрбия эшчәнлегенә анализ ясау буенча педагогик киңәшмә узды. Җыелышны мәктәп директоры Алмаз Зиннур улы ачып җибәрде, көн тәртибе белән таныштырып, балалар сәнгать мәктәбенең бүлек мөдирләренә уку-укыту эшчәнлегенә анализ ясау өчен суз бирде.
-
Хадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышланган өстәл теннисы ярышы
5 нче гыйнвар көнне Мамалай авыл клубында Хадиуллин Рәдиф Рәис улы истәлегенә багышланган "һәрвакыт безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
-
Саба эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча лидерлар арасында
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
-
Казанда «Ни өчен мин үз динемне яратам?» фәнни-тикшеренү конференциясе була
Конференция яңа белемнәр алу, ораторлык осталыгын үстерү, яшь буында аналитик фикерләүне булдыру максатыннан уздырыла.
-
Казан янында кабан дуңгызлары көтүен видеога төшереп алганнар
Кыргый хайваннар Яңа Тура тирәсендәге агачлыкта йөргән.
-
«Раштуа йолдызы»
7 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Раштуа йолдызы»дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар. Чара программасына төрле яшьтәге балалар өчен «паровозик», «кар бөртекләре», «гирлянда», «иң яхшы Кар бабай» һәм башка күңелле уеннар кертелгән иде.
-
СЫЙФАТЛЫ БЕЛЕМ – ЗАМАН ТАЛӘБЕ
Күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов: “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар”, – дип язган. Мәктәп елларыннан хәтергә уелып калган шушы гыйбарә бүген дә һәр иртәдә мәктәпкә озата. Тик элегрәк үзебезне белем бирүче укытучы дип санасак, бүген гамәлгә кергән Федераль дәүләт стандартлары безнең мәктәпкә килүебезнең максатына да яңалык кертә.
-
КЕМГӘ БӘЙРӘМ, КЕМГӘ ЭШ..
Яңа елны каршылып, кышкы каникуллар узганы сизелми дә калды. Кемдер ял иткәндә, махсус хезмәтләр көне-төне эштә булды. Кемдер сәламәтлеге какшап, табибларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр, икенче берәүләр хилафи гамәлләр кылып, закон каршында җавап тотты... Шул уңайдан без янгын частена (01), Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенә (02) һәм район үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” хезмәтенә (03) мөрәҗәгать иттек.
-
ГАДЕЛЛЕК ЭЗЛӘП КИЛӘЛӘР
Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре өчен күп реформалар авторы Петр I гә бурычлы. Нәкъ менә ул 1722 елның 12 гыйнварында генерал-прокурор вазифасын булдыра. Прокуратура законнарның үтәлеше сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәштә барлык хокук саклау органнарының эшчәнлеген көйли. Максатыбыз шул ук: законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын һәм иреген саклау, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең закон белән сакланган мәнфәгатьләрен яклау. 2019 елда прокуратура закон бозуларның 554 фактын ачыклады.
-
Сабага урам театры килде
Районыбыз бәйрәм алды чараларына һәм 2020 елны каршылаганнан соң да Яңа ел тамашаларына бай булды.