10 февраль 2020 яңалыклары
-
Татарстан Милли музеенда «Моабит дәфтәрләре» көне узачак
15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырыла.
-
Рөстәм Миңнеханов Россия Табигать күзәтчелеге башлыгы белән очрашты
Светлана Радионова Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашачак.
-
Миңнеханов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен ведомстволарны активлашырга өндәде
Икътисадта моңа кадәр ирешелгән уңышлар — иркенәю өчен сәбәп түгел, диде ТР Президенты.
-
ТАССРның 100 еллыгына
8 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "ТАССРның 100 еллыгы", "Саба районының 90 еллыгы", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы"дигән стендлар әзерләделәр һәм урнаштырдылар. Стендларда мәгълүмати-иллюстратив формада төп тарихи моментлар бирелде. Шулай ук истәлекле даталарга багышланган китап күргәзмәсе дә әзерләнгән. Үз тарихын белгән һәм хәтерләгән халыкның киләчәге бар.
-
2019 елда Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 2,5 трлн сумга кадәр арткан
Төп өлешне сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы кертте, диде Татарстан икътисад министры.
-
Гыйльметдинов халык санын алуда теләсә кайсы милләтне сайлау мөмкинлеген искә төшерде
Исәпкә алу кәгазенең эчтәлеге инглиз, кытай һәм татар телләрен дә кертеп, ун телгә тәрҗемә ителәчәк.
-
"60 яшьлек гомер гомер мени,яшә әйдә тагын 60ны"
9 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында "60 яшьлек гомер гомер мени, яшә әйдә тагын 60ны" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Юбилярларны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., туганнары, якыннары, дуслары тәбрикләделәр. Кичәдә матур котлаулар җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Тематик кичә җылы, күңелле атмосферада узды.
-
Әбиләргә ни җитми?
“Өйдә оныкларын тәрбияләп утырасы урында атна буе мәчет-мәдрәсә юлын таптыйлар”. Соңгы вакытта кайбер зыялыларыбыз әбиләребез адресына шундыйрак дәгъва белдерә башлады. Икенче караганда, социаль челтәрләргә “чумып”, сериалларга һушы китеп намазга басу турында уйлап та карамаучылар аз түгел. Алтын урталык кайда? “Иске таш” мәчет имамы Рамил хәзрәт Юныс белән шул сорауга җавап эзләдек.
-
10 – 16 февраль көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Камал театрында легендар «Сүнгән йолдызлар»ның премьерасы була.
-
«Тарих эзләре буйлап...»
7 февраль көнне Түбән Шытсу мәдәният йортында "Балкыш"- "Сияние" ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның VI Республика фестиваленең муниципаль сайлап алу туры булып узды. Әлеге фестивальдә Юлбат мәдәният йортының "Зөбәрҗәт" фольклор коллективы да чыгыш ясады. Коллектив тамашачылар һәм жюри хөкеменә «Тарих эзләре буйлап...» дигән музыкаль композиция күрсәтте . Чыгыш "Фольклор" номинациясендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.
-
Марат Җәббаров: Татарстан кырларының уңышы мул булырга тиеш
Минераль ашламалар туплау темплары һәм авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану турында 7нче февраль Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
-
Зилә Батыршина - Мороккода беренче!
Яңа спорт сезоны башында Татарстан атучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Саба районы спортчысы Зилә Батыршина Гран-при Мороккодагы скитта матур җиңү яулады. Квалификациядә Батыршина 125 мишеньдән 111 мишеньне бәрде, финалда тагын да уңышлырак атты һәм алтын матчка кадәр барып җитте, анда италияле Симона Скокеттины 53 - 52 исәбе белән җиңде.
-
"Дөньяның бәллүр йөрәге" халыкара конкурс нәтиҗәләре
2020 елның 9 февралендә Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә ел саен үткәрелә торган "Дөньяның бәллүр йөрәге" халыкара конкурсы узды. Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалыннан халык уен кораллары бүлеге укучылары катнашты.
-
Казанда «Лада» йөртүчесенең, каршы полосага чыгып, авария ясавы видеога эләккән
Юл-транспорт һәлакәте Киров дамбасында булды.
-
Хезмәт хокуклары яклана
10 февральдә гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләренә багышланган “кайнар линия” ачылачак. Сорауларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин һәм социаль яклау министрлыгы, Дәүләт хезмәт инспекциясе, Профсоюзлар федерациясе вәкилләре җавап бирәчәк. “Кайнар линия” телефоны: 8 (843) 236-00-71 (иртәнге 9дан 17.00гә кадәр). 11 гыйнварда гражданнарны скайп программасы аша кабул итү планлаштырылган.