Зилә Батыршина - Мороккода беренче!
Яңа спорт сезоны башында Татарстан атучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Саба районы спортчысы Зилә Батыршина Гран-при Мороккодагы скитта матур җиңү яулады. Квалификациядә Батыршина 125 мишеньдән 111 мишеньне бәрде, финалда тагын да уңышлырак атты һәм алтын матчка кадәр барып җитте, анда италияле Симона Скокеттины 53 - 52 исәбе белән җиңде.
Россия җыелма командасының икенче спортчысы Альбина Шакирова финалга беренче, 113/125 булды, әмма өстенлекне саклап кала алмады һәм хәлиткеч раундта 32 "тәлинкә"не тар-мар итте.
Безнең спортчы кызыбызны искиткеч чыгышлары белән котлыйбыз!
Мәглүмат район сайтыннан алынды.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев