10 апрель 2019 яңалыклары
-
ЮХИДИ тизлекне арттырган өчен штрафны алты тапкыр арттырырга тәкъдим итте
Тизлекне системалы рәвештә бозган машина йөртүчеләрне 20 көн дәвамында штраф түләү өчен каралган 50 процентлы ташламадан мәхрүм итү тәкъдим ителә.
-
“КАМАЗ-Мастер” командасы спортчылары авыру малайның хыялын чынга ашырган
Авыру малайны “Дакар” ралли җиңүчесенең спорт машинасына утыртып йөрткәннәр.
-
Ат спорты буенча “Татнефть” Кубогына багышланган ярыш нәтиҗәләре
2019 нче елның 5 нче- 6 нчы апрель көннәрендә Актүбә бистәсенең ат спорты мәктәбендә яңа ачылган манеңда “Конкур” һәм “Выездка” буенча ярышлар булып узды.Ярышларда Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй шәһәрләреннән, Саба һәм Азнакай районнарыннан килгән 50гә якын спортчы көч сынашты.
-
Россия космонавтика легендасының кызы туган көнен билгеләп үтте
Бүген танылган совет галиме, ракета-космик системалар конструкторы Сергей Королевның кызы Наталия Сергеевага 84 яшь тулды.
-
“Хәләл Экспо”: ашап та, киеп карарга да була
Дөнья базарына ничек керергә? Җитештерүнең яңа тармакларын эзләүче алга киткән илләр өчен дә, җиһан картасында егерме-утыз ел элек кенә барлыкка килгән дәүләтләр өчен дә бик мөһим сорау бу. Әлбәттә, моның бер юлы – хәләл, сыйфатлы продукция җитештерү. Бу юнәлештә Россия, шул исәптән Татарстан Республикасы соңгы елларда зур, җитди адымнар ясый башлады.
-
Кадрия Идрисова: Татар бакчаларында балаларны урнаштыру тәртибен үзгәртергә кирәк
Татар исеме йөрткән бакчаларның күбесенең исеме җисеменә туры килми, ди “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе.
-
Татарстанда балалар өчен җәйге татар лагерьларының кайчан булачагы билгеле
Төбәкара сменаларда катнашу өчен татар телен белүче 12-17 яшьлек укучылар чакырыла.
-
Россиягә Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыйдылар
Белоруссия азык-төлек санкцияләре кертелгән илләрдән Россиягә продукция китерә ала, дип искәртә күзәтчелек хезмәте.
-
Әлфия Авзалова яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак
Мәрхүмә җырчы Туфан Миңнуллин урамындагы 8а йортында 2004 елдан 2017 елга кадәр яшәде.
-
Тимершык авылында яшәүче Гөлҗиһан Хөсәен кызы Нурмиевага- 90 яшь
Юбилярны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, "Саба" җәмгыятенең "Тимершык" бүлекчәсе бригадиры Салават Гарифуллин тәбрикләделәр.
-
Казанда “Гаилә” үзәге каршындагы төзелеш мәйданчыгында янгын чыккан
Янгын бүген көндез Сибгат Хәким урамында булды.
-
ПОЛИЦИЯ ХӘБӘР ИТӘ
Явлаштау кешесе Сабада яшәүче хатын-кызның кесә телефонына шалтыратып, Интернет челтәренә җенси характердагы видеоязма урнаштыру белән куркыткан, аннан 6 мең сум акча алган.
-
WorldSkills Russia чемпионаты финалында катнашу хокукы өчен 140 татарстанлы көч сынашачак
Сайлап алу ярышларында республика исеменнән конкурсантлар, экспертлар һәм тим-лидерлар чыгыш ясаячак.
-
Рифат Фәттахов: "Илсөя Бәдретдинова мактаулы исемегә лаекмы?!"
Продюсер Рифат Фәттахов Илсөя Бәдретдиновага “Татарстанның атказанган артисты”исемен алуда рәсми катнашырга әзерлкген белдерде.
-
Яшь скрипкачылар концерты «Яз килә»
8 апрель көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең, «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, «Яз килә» дип исемләнгән яшь скрипкачылар концерты узды.