11 июнь 2018 яңалыклары
-
Татарстанда урыны белән яшенле яңгырлар көтелә
13 июньдә республиканың көнчыгыш районнарында 22 градуска кадәр җылытачак.
-
Австралия җыелма командасы Казандагы яшәү шартлары белән канәгать
Австралиянең футбол буенча җыелма командасы “Ак Барс” спорт залында шөгыльләнде.
-
Аида Гарифуллина, Робби Уильямс, Роналдо Мәскәү стадионында чыгыш ясаячак
14 июньдә – дөньякүләм танылган өч йолдыз – опера җырчысы Аида Гарифуллина, җырчы Робби Уильямс һәм FIFAда ике тапкыр дөнья чемпионы булган Роналдо Мәскәүнең “Лужники” стадионында чыгыш ясаячаклар. Бу хакта FIFA матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Моңсыз җирдә моңны саклаучы
Татар җыр сәнгатендә буыннар алмашынды. Бүген сәхнәләребездә һаман саен күбрәк «шайтан туйлары» куба. Ә татар җырының элеккеге затлылыгын берничә яшь җырчы гына искәртә. Шуларның берсе – Филүс Каһиров. Аның белән сөйләшүне дә без югалган моңнан башладык.
-
Россия халкының яртысыннан күбрәге эш урыннары белән канәгать түгел
Эшкә тискәре мөнәсәбәтнең иң еш очрый торган сәбәбе – хезмәт хакының түбән булуы.
-
Меркель Россиягә Дөнья чемпионаты вакытында килергә мөмкин
Россиягә килү сәяси максатларда кулланылырга мөмкин, дип әйткән ФРГ канцлеры.
-
Чаллыда иномарка елгага төшеп баткан
Автомобильне судан чыгару видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.
-
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: "Әкият" курчак театры
Казанда футбол матчлары узган көннәрдә театрда балалар өчен спектакльләр күрсәтеләчәк.
-
11 - 17 июнь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Камал, Тинчурин, Кариев театрларында спектакльләр әле дәвам итә.
-
Россельхознадзор Беларусьтан сөт кертүгә тыюны бетерә
Сүз сөт, сөт өсте һәм сөт сывороткасы кертү турында бара.
-
Татарстан Республикасында Рамазан ае ничек үтә?
Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында Рамазан ае әһәмиятле һәм нәтиҗәле уза. Ай буена республикабызның барлык мәчетләрендә тәрәвих намазлары кылына. Татарстан Республикасының 40 мәчетендә Рамазан ае дәвамында Коръән тулысы белән укыла. Ә «Тынычлык» мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Имам Әбү Хәнифәнең (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде үзенә) хәдисләр җыентыгы буенча дәресләрен башлады. Китапны күптән түгел генә «Хозур» нәшрият йорты бастырды. Хәдисләр җыентыгы буенча дәресләр Рамазан ае ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Селфи, белфи, хелфи, велфи…
Бүгенге инстаграм дөньясында үзең үк модель дә, фотограф та буларак таныла аласың. Селфи уйлап табылганнан бирле кешеләр шушы уникаль мөмкинлеккә ия булды.
-
Мәгариф министрлыгы математикадан БДИ нәтиҗәләре кайчан билгеле буласын әйтте
Имтиханны тапшыру өчен, 100 баллы шкала буенча, кимендә 27 балл җыярга кирәк.