Россельхознадзор Беларусьтан сөт кертүгә тыюны бетерә
Сүз сөт, сөт өсте һәм сөт сывороткасы кертү турында бара.
Дүшәмбе, 11 июнь көнне Россельхознадзор Россиягә Белорусиянең өч оешмасыннан сөт кертүгә булган тыюны бетерә. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Россия базарына сөт, сөт өсте һәм сөт сывороткасын Баранович сөт комбинаты, Волковысское ОАО “Беллакт” һәм Ляховичи сөт заводлары кертә ала.
- Моңа кадәр Россельхознадзор Беларусь республикасының ике предприятиясеннән сөт кертүне тыйган иде.
Фото: https://pixabay.com | falovelykids
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев