11 июль 2016 яңалыклары
-
Алла Сакласын! Балалар бензин иснәгәндә янган
Красноярск крае балалары юл астындагы бетон торбага качып токсик исереклек алу өчен бензин пары исниләр.
-
9-14 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара белем бирү форумы узачак
Монда һәр алан үз эшчәнлекләрен үзенчәлеклерәк итеп тәкъдим итәчәк.
-
Лилия Муллагалиева өендә туй гөрләде! [+фото]
Татарстанның атказанган артисты, өч бала әнисе Лилия Муллагалиева өендә бәби туе узды. Туй димичә, ни дисең: мәҗлестә 100ләп кеше кунак булган! Лилия әйтүенчә, бәйрәмгә иң якын кешеләре генә җыелган.
-
Иртәгә һава торышы: яңгырлар туктарга җыенмый
Татарстан синоптиклары бүген алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар була, дип хәбәр итә.
-
Шәхси атчы Гайфуллин Энгель Шайдулловичның Мари-Эл республикасыннан килгән җайдак Макарова Анна иярләгән Оперетта исемле чиста токымлы аты Тимершык авыл җирлеген яклап Саба район Сабантуеның ат чабышында 1 нче урын яулады [+фото]
-
Татарстанда бакалы яңгыр яуган [+фото]
Галимнәр бу хәлне өермәгә бәйләп аңлата.
-
Гөлҗиһан Хәбибуллина: “Улым Сириягә китәсен әйтмәде”
Сириядә һәлак булган полковник Рәфәгать Хәбибуллинның әнисе - Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында яшәүче 80 яшьлек Гөлҗиһан Хәбибуллина улының Сириядә икәнен вафат булгач кына белгән.
-
Роналду футбол уйный алырмы: табиблар фикере [+видео]
Франциядә узган футбол буенча Европа чемпионатының финалында мәйдан хуҗаларына каршы уенда җәрәхәт алган Португалия җыелма командасы йолдызы Криштиану Роналдуга сихәтләнү өчен бер айдан артыграк вакыт кирәк.
-
Русиялеләр яңа проект буенча ял итәчәк: яңа ел каникуллары кыскартыла
Яңа ел каникулларын Русиялеләр гадәттәгечә 10 көн түгел, ә берничә көнгә азрак ял итәчәкләр. 2017 елда яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта җомга көнне Русиянең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре буенча өчьяклы комиссиясе утырышында билгеле булды.
-
Йөрәгемне сатар идем...
Моннан бер ел тирәсе элек Владимир Путин "Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы Законга үзгәрешләр кертү" дигән документка кул куйды. Үз имзасы белән Кремль лидеры кеше әгъзаларын күчереп утырту турындагы 1992 елда кабул ителгән кагыйдәләрне үзгәртте.
-
Миңгәр авылында узган асфальтта рәсем конкурсы һәм балалар өчен уеннар [+фоторепортаж]
-
Чаллыдагы янгын вакытында 104 кеше коткарылган [+видео]
Кичә Чаллыда 9 катлы йортта газ чыгып шартлау нәтиҗәсендә көчле янгын булган. Әлеге йортта яшәүче 104 кешене коткарганнар.
-
Гүзәл Уразова җәй көне чаңгы шуу ярышында җиңде! [+уникаль видео]
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовны җәй айларында төрле Сабантуйларда күрергә мөмкин иде. Әмма бары тик җырчылар ролендә. Кичәге Сабантуйда килеп чыккан хәл исә күпләрне шаккатырды.
-
Татарстанда куркыныч юл һаләкате: "Киа Рио" җиңел машина Газель йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән [+фото]
9 июль көнне Мамадыш районында куркыныч юл һаләкәте булган. Нәтиҗәдә, каршы юлга чыгучы машинаның йөртүчесе һаләк булган.
-
Португалия – чемпион: Роналду Казанга килә [+ВИДЕО]
Португалия җыелмасы үз тарихында беренче тапкыр футбол буенча Европа чемпионы булып танылды. Франциядә үткәрелгән Европа чемпионатында Криштиану Роналду һәм аның командасы мәйдан хуҗаларыннан өстен чыкты.