11 декабрь 2015 яңалыклары
-
85 яшьлек карт табибны атып үтергән
Бүген иртән Чаллыда кылынган җинаятьнең кайбер нечкәлекләре ачыкланды.
-
Без, йолдызлардан яктырак (фоторепортаж, 2 бүлек)
Зәмирә Сәмигуллина фотолары.
-
Искә алдылар
11 декабрь - Чечня бәрелешендә һәлак булганнарны искә алу көне. Районыбыздан Чечняда хәрби бурычын 146 егет үтәде. Ни кызганыч, сөлек кебек ике егетебез - Татар Икшермәсе авылыннан Хәбир Заһидуллин Шәмәрдәннән Марат Зайцев исән кайта алмадылар. Аларны Ватан геройлары көнендә искә алдылар.
-
Прокуратура кабул итә
14 декабрьдә Татарстан Республикасы прокуратура органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәреләчәк. Саба районы прокуратурасында бу көнне хокук саклау органнарына сораулары булган кешеләрне 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Тел: 2-32-80.
-
Россия Конституциясе көне белән
"Хөрмәтле райондашлар! Яңа ел алдыннан билгеләп үтелүче иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан ихлас котлыйбыз. Конституция - иң югары юридик көчкә ия мөһим документ. Төп Законыбыз күпмилләтле Федерациянең ныгуында, илебезнең сәяси-икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүдә, дәүләт идарәсен һәм җирле үзидарә институтының ныгуы өчен ныклы нигез барлыкка...
-
Сабада Ватан геройларын искә алдылар
Өченчекөн билгеләп үтелгән Россиядә Ватан геройлары көнендә районыбызда төрле чаралар планлаштырылган иде. Иртәнге сәгать 9да район үзәгендәге билгесез солдат һәйкәле янына Саба муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре, хәрби комиссариатының районара, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлекләре җитәкчеләре килде. Алар Ватан сугышы елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары югары дәүләт бүләкләре...