Үтерүдә шикләнелүче 85 яшьлек ир-ат тоткарланган. Әйтүенчә, алар арасында низаг берничә ел элек чыккан. Ул моннан 5 ел элек имгәнгәннән соң ярдәм сорап әлеге табибка мөрәҗәгать иткән була. Әмма тиешле ярдәм күрсәтелмәгән һәм ул үч алырга теләгән. Әлеге карт бер тапкыр гына аткан, шунысы да табибның үлеменә китергән.
Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Пенсионер карт гаебен таныган. Якын арада тикшерү органнары аны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк.
Нет комментариев