12 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
«Сора-У» каналында «ШАЛТЫРАТ-МА» проектының яңа чыгарылышы
Кунагыбыз - Рамил Шәрәфиев.
-
”Игенче” җәмгыяте юлларны һәм авыл урамнарын кардан чистарталар
Һава торышы нинди булуга карамастан механизаторлар: Галиев Илхам, Газизов Минтимер, Зарипов Ленар, Тимергалиев Ришат, Нотфуллин Әнис, Каюмов Дамирлар Шекше, Алан-Елга, Сәрдә, Эзмә, Иләбәр, Өтернәс, Пүкәл, Олыяз, Түбән Утар авылларына хезмәт күрсәтеп, барлыгы 85 км юлны кардан арындыралар.
-
13 гыйнварга һава торышы
13 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Кар явачак, кайбер районнарда буран. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -12..-17˚, көнчыгыш районнарда -18..-23˚, көндез -4..-9˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Кышкы каникулларның соңгы көнендә Лесхоз мәчетендә балалар өчен дини чара оештырылды
Кышкы каникулларның соңгы көнендә Лесхоз мәчетендә балалар өчен дини чара оештырылды. Вәгазь тыңлаганнан соң, кызлар-малайлар бергәләп җәмәгать намазы укыдылар, хәзрәтләр әзерләгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чараның икенче өлеше урамда күңелле уеннар белән дәвам итте. Балалар кайнар чәй, мичтә пешкән майлы коймак белән дә сыйландылар.
-
Пенсия алды яшендәге кешеләр өчен компьютер грамоталылыгына һәм гарәп телен өйрәтү буенча курслар оештырыла
«Россия пенсионерлары берлеге» өлкәннәр һәм пенсия алды яшендәге кешеләр өчен 2021-2022 уку елына компьютер грамоталылыгына һәм гарәп телен өйрәтү буенча курслар оештыра. Курслар Саба гимназиясе базасында узачак, курслар бушлай, QR-код булу мәҗбүри. Курсларга 2-33-37 телефоны аша язылырга мөмкин.
-
Өшкерүче Һәдия әби: күз тию агачны корытырга, кешене чирләтергә мөмкин
Өшкерүчеләргә, ягъни дога укып дәвалаучыларга бераз сагаеп караучылар да, ышанучылар да, ышанмаучылар да бар. Мондый гайре-табигый сәләт һәркемгә дә бирелми. Бүген әллә нинди яңа технологияләр, медицина казанышлары чорында яшәсәк тә, кайберәүләр табиблардан алып җиткермәгән дәваны менә шул өшкерүчеләрдән таба. Югары Симет авылында яшәүче Һәдия әби Мостафинаның да үзе генә белгән өшкерү ысуллары бар. Күптән түгел бу авылга эшебез төшкәч, безгә дә Һәдия әби белән якыннан танышырга форсат чыкты...
-
Казанда «1100-еллык» кысаларында Коръәннең кулъязма мүсхәфенең беренче аяте язылды
"Кол Шәриф" мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу проектына багышланган презентация чарасы узды.
-
Шартлаткыч куелу хәбәре сәбәпле Екатеринбургта 90нан артык мәктәп эвакуацияләнгән
Мәктәпләрнең күбесендә балаларны өйләренә озатканнар.
-
АО «Транснефть – Прикамье» модернизировало автоматизированную систему управления технологическими процессами производственного объекта в Пермском крае
АО «Транснефть - Прикамье» завершило комплекс работ по техническому перевооружению автоматизированной системы управления технологическими процессами (АСУТП) нефтеперекачивающей станции (НПС) «Мостовая» в Пермском крае.
-
“Без әзрәк кеше белән күбрәк продукция эшләп чыгаруны алгы планга куйдык. Элек бер кеше 30 бозау тәрбияләсә, хәзер 150-200 баш мал караучы эшчеләребез бар”
Терлекчелек тармагында 2021 ел йомгакларына багышланган киңәшмәдә ясаган чыгышында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин әнә шулай диде.
-
“Безнең ишегалды” программасы дәвам итәчәк
Йорт яны территорияләренә ямь керткән “Безнең ишегалды” Президент программасы 2022 елда да дәвам итәчәк. Татарстанда меңнән дә ким булмаган күпфатирлы йортлар ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла. Бюджет 2021 ел дәрәҗәсендә калачак. Быел безнең районда Байлар Сабасында, Шәмәрдәндә, Иске Икшермә авылында барысы 7 ишегалды тәртипкә китерелгән иде. Әлеге максатларга 8 миллион сумга якын акча тотылды. 2022 елда районда 16 күпфатирлы йорт яны территориясен үз эченә алган 8 ишегалды тәртипкә китереләчәк.
-
Телевидение алып баручысы Михаил Зеленский Доминиканада ял иткәндә үлгән
Үлем сәбәбе әлегә әйтелми.
-
Татарстанның 167дән артык оешмасы кышкы балалар ялы программасын тормышка ашырды
2022 елда кышкы каникул чорының сәламәтләндерү кампаниясе алты меңнән артык баланы колачлады. Гадәттәгечә шәһәр читендәге учреждениеләр һәм көндезге лагерьлар эшләде.
-
12 гыйнвар - Прокуратура органнары хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Район прокуратурасында закон сакчысы исемен лаеклы йөртүче, принципиаль һәм гадел булуны тормыш кагыйдәсе итеп сайлаган кешеләр эшли. Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә районда законлылык тәэмин ителә, кеше хокуклары саклана. Прокуратураның башка хокук саклау, җирле үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге алга таба да гражданнарның конституцион хокуклары кагылгысыз үтәлүенә этәргеч ясар дип ышанабыз. Бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, җаваплы эшегездә яңа уңышлар телибез.
-
«Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербург командасын 3:1 исәбенә җиңде
«Ак Барс»ның җәрәхәттән соң тернәкләнгән һөҗүмчесе гол кертте.