“Без әзрәк кеше белән күбрәк продукция эшләп чыгаруны алгы планга куйдык. Элек бер кеше 30 бозау тәрбияләсә, хәзер 150-200 баш мал караучы эшчеләребез бар”
Терлекчелек тармагында 2021 ел йомгакларына багышланган киңәшмәдә ясаган чыгышында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Зөфәр Мөхәммәтшин әнә шулай диде.
Районда яңа елның беренче рәсми эш атнасы терлекчелек тармагында 2021 ел йомгакларына багышланган киңәшмә белән башланды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында Иске Икшермә мәдәният йортында узган эшлекле сөйләшүгә хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, бухгалтерлар-икътисадчылар чакырылган иде. Иң элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин терлекләрне бердәм идентификацияләүне тизләтүнең зарурлыгына тукталды. Әлегә (10 гыйнварга) 9098 терлек мәгълүмат системасында теркәлгән. Бу исә 28,3 процент дигән сүз.
“Идентификацияләүгә алга таба нәтиҗәлерәк эшләү өчен ярдәм йөзеннән күрелә торган чара итеп карарга кирәк. Теркәлү терлекчелектә сөт өчен һәм нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга бирелә торган субсидияләрне алу өчен критерий булып торачак”,– дип аңлатты җитәкче.
Тармактагы 2021 ел эш нәтиҗәләре белән идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев таныштырды. Барысы 863442 центнер сөт җитештерелеп, 10 процент үсешкә ирешелгән. Шул ук вакытта ирешелгәннәрдән чигенеп эшләгән хуҗалыклар да бар. Савымны 2020 ел күрсәткеченә карата киметкән “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Явлаштау”, “Тимершык” бригадалары җитәкче-белгечләре район башлыгы каршында җавап тотты. Сәбәпләр төрле булып чыкты. Әйтик, Явлаштауда сөтнең кимүен сыерлардагы тояк чиреннән күрәләр. Шунлыктан һәм буыннары шешкән сыерның ашау ягы начарлана һәм бу аның продуктлылыгында тискәре яктан чагылыш таба.
“Бүген генә барлыкка килгән чир түгел бит инде. Бетерү өчен нинди профилактика чаралары күрелә? Кая ветеринария хезмәте? Хуҗалыкта тояк чиренә каршы нәрсәләр эшләргә кирәклеген күрсәткән юл картасы ясагыз, графигын төзегез. Һәм атна саен барып тикшерәсез. Эшләнгәнме-юкмы, нәтиҗәсе күренәме, плюска барамы, минускамы”,– дип тәкъдим итте район башлыгы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Ганиевка.
Сөт җитештерүдә 2020 ел дәрәҗәсендә калган “Сатыш” бүлекчәсе һәм “Туган як” җәмгыяте дә бер урында таптанучы хуҗалыклар буларак күрсәтелде. Гомумән, ел башында бурыч итеп куелган 10 процент үсешкә 8 хуҗалык кына ирешкән.
Ит җитештерүгә килгәндә, 2021 ел күрсәткече, район буенча 5 процент үсеш белән, 46760 центнер тәшкил иткән. “Көек”, “Мәртен”, “Симет”, “Әхмәтов” хуҗалыклары бу юнәлештә мөмкинлекләрдән тулысынча файдалана алмаган. Аларда ит 2020 елдагыдан 3-12 процентка кимрәк җитештерелгән. Бу уңайдан район башлыгы киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын бозаулар үлеме, сыерларны гамәлдән чыгару күрсәткечләренә дә юнәлдерде. Былтыр барысы 3493, шул исәптән төрле авырулардан 1710 сыер иткә җибәрелгән. Нәтиҗәдә якынча исәпләүләр алардан 150 миллион сумлык сөт савылмый калганлыгын күрсәтә. Шунысы куанычлы, быел бозаулар тууының 990 башка артуы көтелә. Агымдагы елның 1 августына кадәр 7229 сыер бозауларга тиеш. Былтыр һәр 100 сыердан 76 бозау алынган. Иң югары күрсәткеч – Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында (100 сыердан 99 бозау). Киңәшмәнең икенче көн тәртибендә хуҗалыкның финанс эшчәнлеге белән таныштырган Зөфәр Мөхәммәтшин бер эшченең продукция сатудан 3,49 миллион сум (2020 елда – 2,7 млн.) акча кертүен әлегә бер хуҗалык та ирешмәгән сумма буларак бәяләде. Җитештерүчәнлеккә карата хезмәт хакы да 4990 сумга арткан, аена уртача 41378 сумга җиткән.
“Без әзрәк кеше белән күбрәк продукция эшләп чыгаруны алгы планга куйдык. Элек 30 бозау тәрбияләү норма булып саналса, хәзер 150-200 баш мал караучы эшчеләребез бар”,– диде фермер.
Акча кеременең артуы хуҗалыкка былтыр 120 миллион сумлык торак төзү мөмкинлеге биргән. Яңа төзелеш белән танышу киңәшмәнең практик өлешендә булды. Рәис Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләренә “Мөхәммәтшин”ның эш тәҗрибәсен өйрәнергә, кулланышка кертергә тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев