12 февраль 2020 яңалыклары
-
«Финанс грамоталылыгы нигезләре» темасы буенча укыту семинары
11 февраль көнне Саба районы 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Финанс грамоталылыгы нигезләре» темасы буенча укыту семинары булып үтте. Чара барышында балаларда гаилә бюджеты, керемнәр һәм чыгымнар турында белемнәрне формалаштыру, акчага сакчыл караш, экономияләү ысулларын эзләү буенча төрле эш алымнары күрсәтелде. Шулай ук тәрбиячеләр ата-аналар өчен квиз-уен, "Грамоталы финансист" интеллектуаль уены һәм тагын бик күп кызыклы уеннар тәкъдим иттеләр.
-
Рөстәм Миңнеханов хәләл продукция экспортының мөмкинлекләре зур дип саный
Без потенциалны максималь ачарга тиеш», — диде Президент.
-
2019 елда Татарстанның балалар бакчаларына өч яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала йөри
Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур.
-
Рөстәм Миңнеханов сөт җитештерүдә сүлпән һәм алдынгы районнарны искәртте
«Сөт — төп керем чыганагы», — диде Президент.
-
Татарстанда кар явуы көтелә
Атна ахырында бераз суытачак.
-
Татарстан Халыклар ассамблеясе еллык эшенә йомгак ясады
Ел дәвамында Татарстанның Халыклар ассамблеясе катнашында республикада 2,5 мең мәдәни-массакүләм чара узган.
-
“Яшел ут” республика смотр-конкурсы
Кечкенәләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максаты белән тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре йортлары арасында үткәрелүче “Яшел ут” республика смотр-конкурсының “Бәләкәч” мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесендә булган район турында “Шоколад” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Гөлшат Сәйфетдинова җиңү яулады.
-
Татарстанлылар ана капиталы хисабына Россия автосәнәгатенә ярдәм итәргә тәкъдим итә
Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын Россиядә куллану мөмкинлеген киңәйтергә тәкъдим итте.
-
Мәрҗани исемендәге тарих институты ТАССРның юбилеена багышланган «видео» тәкъдим итте
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының дисциплина ара тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов сүзләренчә, бу видеога 200-300 мең сум сарыф ителгән.
-
«Бер көндә белем алу мәктәбе»нә гаризалар 15 февральгә кадәр кабул ителә
Проектта катнашучылар җиде дәрестә намаз укырга һәм ислам нигезләрен өйрәнә алачак.
-
Рөстәм Миңнеханов ТатАгроЭскпо күргәзмәсе белән танышты
Президентка заманча авыл хуҗалыгы техникасы, фермер хуҗалыклары продукциясе тәкъдим ителде.
-
Тормышлары – батырлыкка тиң
Бу көннәрдә Килдебәктә гомер итүче Наҗия Нәҗип кызы Нәҗипова, Шәмәрдәндә яшәүче Гөлбану Гайфи кызы Филиппова, Оеттан Фәйрүзә Шәфигулла кызы Фәйзрахманова 90 яшьлек юбилейлары, Лесхозда яшәүче Шәмсикамал Латыйп кызы Закирова 95 яше уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.
-
Мөбарәк Мөбарәковлар
Быел 90 еллыгын билгеләп үтәчәк районыбыз эшчән, булган кешеләре белән еракларда билгеле. Әлбәттә, аның авылларына берничә гасыр элегрәк нигез салынган һәм ул вакытта кешеләргә фамилияләп дәшү дә булмаган. Халык бер-берсен кушамат яки атасының исеме аша гына белгән дисәк тә, ялгышмыйбыз дип уйлыйм.
-
Социаль түләүләр артты
1 февральдән социаль түләүләр (ЕДВ) өч процентка арта. Бу 4637 сабалыга кагыла. Айлык акчалата түләү белән беррәттән ЕДВ составына керүче социаль хезмәтләр дә индексацияләнә. Болар – бушлай дару алу, санаторкурорт дәвалануы, дәвалану урынына транспортта бушлай бару һәм кайту.
-
ЯУЛЫК ЯБУ – ИМАННАН
Мөселман дәүләтендә яшәмәсәк тә, урамнарда, җәмәгать урыннарында яулык бөркәнгән, озын итәк кигән хатын-кызларны еш күрәбез. Үткән гасырның 90 еллар башында дин иреге бирелгәч, шәригатьчә киенүче гүзәл затларыбыз Аллаһы Тәгалә юлында булуларын әнә шулай иркен рәвештә, курыкмыйча белдерә башладылар. Әмма моңа сокланып караучылар белән бергә, каршылыклы фикер белдерүчеләр дә күп булды: дингә мөнәсәбәтеңне тышкы кыяфәт белән күрсәтәсе түгел янәсе, калебең чиста булсын, иманлы булуың йөрәгеңдә, җаныңда чагылсын. Анысы шулай. Әмма дин галимнәре әйтүенчә, шәригатьчә киенү - мөселманлыкның бер билгесе, Аллаһы Тәгаләгә ышану сүз белән генә түгел, гамәл белән исбатланырга, чын тәкъва кешеләр мөселманча киенү кирәкме, кирәк түгелме дигәнне сорау астына куярга тиеш түгелләр. Түбәндә без хиҗаб мәсьәләсендә кайбер райондашларыбызны сораштырдык. Фикерләрен сезнең белән дә уртаклашабыз.